«Күзеңә карап, арт ягыңа тибәләр бит!» (әйтәм әле)
Норлат кибетләренә еш йөрмәсәм дә, кергәләргә туры килә. Бу юлы да авылга кайтканда сугылдым.
Әллә ни алмадым үзе, барлыгы өч кенә әйбер иде. Шуңа да бәяләрен яхшы хәтерләп калдым. Кассада утыручы ханымның никтер бер дә чек бирәсе килмәде. Сорап алгач, канәгатьсезлеге йөзенә чыккан иде. Әле ярый алганмын, чыккач карасам, бәяләр бөтенләй башка бит. Иренмәдем, кире кердем. Ирем мыгырдана инде, нишләп йөрисең дип. Ник йөрмәскә! Ике сумың җитмәсә дә, товар алып булмый. Күрсәттем, администраторы белән бәяләрен барып карадык һәм шактый гына сумманы (250 сумнан артык) миңа кире кайтардылар. Ни өчен шалтыратаммы, кызлар? Башкалар да уяу булсын иде, күзеңә карап, арт ягыңа тибүләре дә бик мөмкин. Бүгенге көндә азык-төлек тә, башка көнкүреш товарлар да сизелерлек артты. Монда тагын артыгын түлә, имеш! Гомумән, бер бәя язылып, чекта икенче хак күрсәтелгән очраклар бик еш була. Үз хокукларыгызны якларга курыкмагыз.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев