Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Күземдә нидер йөри». Табибка килгән хатын-кызның күзендә нәрсә табылган?

***

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Омск Офтальмология хастаханәсенә килгән хатын-кызның күзендә паразит суалчан тапканнар. 

Хатын-кыз күз кабагы астында нидер селкенүен сизүен әйтә. Аны табиб‑офтальмолог карый һәм күз кабагы астында тере суалчан таба. Паразитны тиз арада күздән алалар.

«Табылган паразит — дирофилярия (Dirofilaria). Бу – йомры суалчан, дирофиляриоз китереп чыгара. Аны күпчелек очракта черкиләр тарата: зарарланган хайванны (эт, төлке, песи) тешләгәч, черки паразит личинкасын яңа хуҗага күчерә. Кеше организмына кергәч, личинка тән тиресе астыннан йөри, аннары көтелмәгән җирдә килеп чыга, мәсәлән, күздә», – диелә хәбәрдә.

Зур суалчан 15-18 см озынлыкка кадәр үсәргә мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев