«Күз тидерделәр: 2 ел тирәсе тавышымны төзәтә алмыйча интектем» - Азат Абитов
Чувашия Республикасындагы Шыгырдан авылы (Батыр районы) турында ишетмәгән кеше юктыр. Нәкъ бу авылда танылган җырчы, Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов туып-үскән.
Азат-Гөлсирин дуэты һәрвакыт аралашуга бик ачык булды. Бу юлы да Азат Абитов белән ихлас әңгәмә кордык.
– Азат, әти-әниләрең мәдәният өлкәсендә эшлиләр. Балачактан җырга-моңга якын гаиләдә үскәнсең. Ни өчен мәдәният институтына укырга кермәдең?
– Әти дә, әни дә мәдәният өлкәсендә эшләгәч, алар артист тормышының авырлыклары турында бик яхшы белә. «Киләчәк тормышыңда терәк булырдай һөнәр ал. Аннан соң нәрсә телисең, шуны эшләрсең», – диделәр. Балачактан спорт белән шөгыльләнгәч, күбрәк футболчы булу турында хыялландым. Беренче белемем буенча мин – социаль хезмәткәр, аннан инде Винера Ганиева вокал мәктәбен уздым.
– Сине социаль хезмәткәр итеп күз алдына да китерә алмыйм. Уку йортын ничек сайладың соң?
– Әти-әниләр белән Мәгариф министрлыгына килеп, уку йортлары турында белештек тә, чыгып киткәндә: «Кайсы уку йорты иң якыны?» – дип сорадык. Троллейбус белән 3 тукталыш барсагыз, КХТИ була, диделәр. Институтны тәмамлагач та, планнарым булмагач, авылга кайтып киттем. Шыгырдан – зур авыл ул, анда эш җитәрлек. Ваһапов фестивалендә катнашмаган булсам, бәлки тормыш башка төрле булыр иде.
– Шыгырданда үзенчәлекле диалект бар. Шулай бит?
– Көнбагыш бездә – айбагыр. Бәрәңгене алма дип әйтәбез. Ә алманы – бу алма дибез. Бөтен агачка да куак дип әйтәбез. Шыгырданда капка – кабак, лапас – кает асты. Мондый диалекталь сүзләр күп инде, сөйләшкәндә ачык сизелә ул.
– Рифат Фәттахов белән озак еллар бергә эшләдегез. Хәзерге акылың белән үткәннәргә әйләнеп кайтып булса, нәрсә үзгәртер идең?
– Тормышта һәркемнең нәрсәнедер үзгәртәсе киләдер. Рифат Әхмәтович белән без 7 ел бергә эшләдек. Килешүебез бетүгә 3 ел бардыр. Бераз үткәннәргә анализ ясап, уйланып утырдым да, продюсер белән эшләгән чакта ныграк тырышырга, эшләргә кирәк булгандыр дигән нәтиҗәгә килдем. Концертларга йөрдек, ә акчасы алай сизелмәде. Әлбәттә, ачу килгән мизгелләр булды: «Без бит эстрадада. Продюсерыбыз бар, ә акча юк», – дип уйлап та куя идем. Гөлсирин белән гаилә коргач, «Туй концертлары»н оештырганда, чыннан да, тырышып эшләдек, шуңа күрә нәтиҗәсе дә тизрәк сизелде. Менә шул вакытта гына продюсер белән эшләгәндә дә, уңышның җырчының үзенә бәйле булуына инандым. Әйткәнне эшләп бардык, ә ирешкән уңышларыбызны үзлектән ныгытмадык. Тырышыбрак эшләгән булсак, нәтиҗә башка төрле булыр иде, бәлкем.
– Гөлсирингә бер караштан гашыйк булмагансың дип беләм. Кайчан дуслыгыгыз мәхәббәткә әйләнде соң?
– Без бик озак дуслар булып йөрдек. Гөлсирин миңа кызлар, мин аңа егетләр димләдем. Кайчан дуслыгыбыз мәхәббәткә әйләнгәнен әйтә дә, аңлата да алмыйм. Бер көнне төнлә йокы килмәгәч, социаль челтәрләргә кереп кемнең онлайн булуын карап алган идем. Шулай Гөлсирингә язарга булдым, төне буе сөйләштек. Күптән түгел генә Гөлсирин белән үткәннәрне барлап алдык әле. Мин игътибар күрсәтә башлагач та, «үпкәләтмәс өчен генә сөйләштем», ди. Хисләремне гамәлләрем аша күрсәтергә тырыштым, нәтиҗәсен үзегез дә күреп торасыз.
– Гөлсирингә тәкъдимне сәхнәдә ясадың. Бу адымга озак әзерләндеңме?
– Башта сәхнәдә тәкъдим ясасам шәп була бит дип уйладым. Аннан бу адымның җаваплылыгын тоеп алгач, икеләнә башладым. Әти, абый белән киңәшләшеп алырга булдым. «Авызыңны ачып йөрсәң, югалтасың», – диделәр.
– Гаилә бюджеты кем кулында? Син саранмы?
– Гаилә бюджетыбыз уртак. Мин саран түгел шул, экономиягә өйрәнсәң, комачауламас иде. Кибеткә 2 мең сум белән керсәм, шул акчаны бөтенләй калдырып чыга алам.
– Кызыгыз үсеп килә. Аның йөзен социаль челтәрләрдә күрсәтмисез. Ни өчен?
– Дөресен генә әйткәндә, бу Гөлсириннең теләге. Ул күз тиюдән бик курка, әлеге мәсьәләгә кагылышлы күңелендә ниндидер киртә бар. Уртак бала булгач, тормыш иптәшемнең теләген хөрмәт итәм. Гадәти тормышта без Сылуның йөзен каплап йөрмибез, шуңа күрә тамашачыларның да күргәне бар.
– Ә үзегезгә каты итеп күз тигәне булдымы?
– «Туй концертлары» вакытында сөйләшкәндә дә тавыш өзелә башлады. 2 ел тирәсе тавышымны төзәтә алмыйча интектем.
Фониаторга да барып тикшерендем, барысы да тәртиптә. Нәрсә эшләргә белмәгәч, күрәзәчегә бардым. Дөресен генә әйткәндә, элек аларга бик ышанмадым. Бер юлы Гөлсирин белән күрәзәчегә барган идек. Ул Гөлсиринне өшкереп алды. Азатны да өшкерегез әле, дигәч: «Нигә? Ул бит миңа барыбер ышанмый», – диде. Шуннан соң гына бераз карашларымны үзгәрттем. Тавышым өзелүен сөйләгәч, күрәзәче өшкерә башлады. Үзе укый, үзе йөткерә. «Бик нык күз тигән», – диде. Бөтнек кушылган кәнфитләр алып килергә кушты. Аларны өшкереп бирде. Ярты елдан соң, тавышым рәткә килде. Бәлки, берәр психологик яктан проблемам булгандыр, әмма мин күз тигән дип уйлыйм. Иң мөһиме – терелдем.
– Бер тапшыруда: «Көн дә талашып торабыз», – дип әйткән идегез. Хакмы?
– Һәр көнне нәрсәдер хәл итәргә кирәк, шуңа күрә әйткәләшеп алырга сәбәп табу кыен түгел инде. Икебез дә кызу кеше булгач, фикерләребез туры килмәгән мизгелләр дә була. Кызганыч, элек Гөлсиринне үпкәләткәнем дә булды. Без икебез дә үзсүзле, кире. Кызыбыз Сылу да шундый. Һәр гаиләдә конфликтлар була, бу гадәти күренеш. Хәзер инде без бер-беребезне бер караштан аңлыйбыз кебек. Сылу тугач, мин дә үзгәрдем. Яшәүнең дә, эшләүнең дә чын мәгънәсенә төшендем кебек. Холкым да йомшарды, Гөлсирингә әйткән сүзләремә дә игътибарлырак була башладым.
(Кыскартып алынды)
Илгизә Галиуллина.
«Шәһри Казан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев