Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кушкапка урамы бит ул

Авыл...Күгәй...Еллар үткән саен авылның һәрбер урамы, йорты, авылдашлар – һәммәсе күңелгә якыная икән.

Авылыбызның һәрбер урамы үзенчә матур, кешеләре күркәм. Аларның һәрберсе уникаль, нәрсәгә булса да сә ләтле, дияр идем. Жыр-биюгә гашыйк, шигырь язучылары, китап укыр га яратучылар – болар бөтенесе безнекеләр. Күгәйлеләр!

Моннан 10-13 еллар элек, Фәргат Хисаметдинов (авылда бер өздереп, бөтен көйләрне гармунда уйнаучы иде мәрхүм) сәнгать житәкчесе булганда, һәрбер урам концертлар оештыра иде, шундый күңелле, кызык итеп, һәрбер урам үзенчә зур энтузиазм белән әзерләнә иде. Әле хәтерлим, Урта урам концертына Мәрзия әнием дә үзенең яраткан «Кукмара»сын җырлап керергә жыенган иде. Ул концертларга клуб тулы кеше булып, хәтта күрше авыллардан да киләләр иде.

Үземә Ходай тарафыннан бернинди талант бирелмәгәч, авылдагы урам исемнәре белән һәрбер өйгә шаян дүрт юллыклар язган идем. Кызганыч, бары Кушкапка урамына кагылышлысы гына сакланган. Бу язмага быел төп-төгәл 8 ел, монда язылганнарның кайберләре исәннәр исемлегендә юк инде, дога булып барып ирешсен иде. Минем 30 ел бер генә маршрут иде: Урта урам-Кушкапка, бу елларда әллә нинди кызык нәрсәләргә очрадым... Менә Кушкапка урамы турында язылган шигыремне газета укучыларга да тәкъдим итәм.

Бу урамның исеме
Гел шулай ук – Кушкапка.
Аллага шөкер, минем хәзер
Маршрут башка якка.
Инде хәзер Фарих абый
Йөри алмый мәчеткә.
Исән генә булсын әле
Мәчет торыр ничек тә.
Фәнияне чәйнәмиләр
Беткән колонка өчен.
Суга акча түлибез бит,
Белмибез нәрсә өчен.
Фәргать дустым дога булып,
Барсын сиңа бу юллар.
Синсез яшәп ятабыз бит
Сагынып ничә еллар.
Әүхәтов Мөнир абыйның
Балалары бит читтә.
Яткан урыннарың
Булса иде жәннәттә.
Луиза апа да юк инде,
Шунысы бик тә кызганыч
Әле яшәргә иде бит
Нишлисең, бик аяныч.
Суфия да кайтмый хәзер
Туып үскән нигезгә
Исәнлектән аермасын,
Яшәр әле ничек тә.
Рәфкат абый җикми хәзер
Атлар жиңел чанага.
Намаз саен калдырмыйбыз,
Ул гел хәер догада..
Ихсанов Вәрис абыйның
Атлары бит элмәктә
Иртәрәк китеп бардың шул,
Урының булсын җәннәттә.
Үзем менә яшәп ятам
Беркилеш кенә шулай.
Күзем күреп, аяк йөрсен,
Аерма шуннан Ходай.

Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев