«Күршең үзеңнән яхшырак булсын» дигән сүзләр белән тулысынча килешәм
#әйтәмәле
Гаилә корып фатирга күченгәч үк, аскы катта яшәүченең тискәре карашын тоя башладык. Бала тугач, ә ул еламыйча үсми бит инде, тавышланасыз, дигән кисәтүләрен дә ишеттек. Аңлатырга тырышу файдасыз иде. Инде соңгы вакытта «яраткан» күрше ниндидер руханиның вәгазьләрен кабызып куя башлады. Тавышы шундый көчле ки, әйтерсең лә, безнең фатирда батюшка сөйли. Башка сыймаслык кылынмышлары күп инде бу абзыйның, кызлар, барысын да сөйләп тормыйм, күпкә китә. Әйтәсе килгәнем шул: өч көнлек тормышта ни бүлешеп яшәргә кирәк, җә?! Көндез ишетелгән тавышларга да риза түгелсең икән, шәхси йорт алып, рәхәтләнеп яшә!
Дуслар, сез бу очракта нишләр идегез, үз фикерегез белән бүлешсәгез иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев