Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ике үсмер утырган машинаны ялкын чолгап алган

***

Башкортстанда каты пешү җәрәхәтләре алган 15 яшьлек яшүсмер хастаханәдә вафат булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре 4 июньдә Салават районының Бишәүләр авылында 15 һәм 13 яшьлек ике яшүсмернең шәхси территориядә «ВАЗ-2107» автомобиле эчендә пешү җәрәхәтләре алуын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләр чакырылмаган. 

Үсмерләрне ашыгыч рәвештә реанимациягә китерәләр. Гәүдәсенең 80 процент өлеше пешкән 2010 елгы үсмер ясалма комага кертелгән, ләкин 5 июнь иртәсендә ул вафат булган. Тәненең 50 проценты пешкән 2012 елгы үсмер хәзер хастаханәдә, табиблар аның тормышы өчен көрәшә.

Хәзер янгын чыгу сәбәбе ачыклана. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерү эше алып бара, диелә хәбәрдә.

Интертат

Фото: Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев