Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Күрше» фестивале җиңүчеләре арасында Яшел Үзән дә бар

Ил күләмендә аналоглары булмаган «Күрше» фестивале «Безнең ишгалды» һәм ТР иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасының дәвамы булып тора.

«Күрше»нең кышкы сезоны күршеләрне берләштерү һәм актив бергәлекләргә ярдәм итү төп идеясен саклады, әмма ул яңа сезонда ишегаллары кысаларыннан чыкты. Хәзер аны иҗтимагый киңлекләрдә — паркларда, скверларда, яр буйларында һәм бульварларда, мәйданнарда, променадларда һ. б. үткәрергә мөмкин булды. Чаралар 20 декабрьдән үк кешеләргә шатлык бүләк итә башланды.

Безнең районнан, авторлары педагог, креатив продюсер Гөлнара Әхмәтҗанова һәм «Зеленодольск. Театр. Драма» театры режессеры Игорь Игнатьев булган «Яшел Үзән: тарих, кешеләр, архитектура» спектакль-променад проекты белән җиңү яулады. Аларны ихлас күңелдән котлыйбыз! Февраль ахырына кадәр яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары спектакльдә катнаша һәм сихри атмосфераны тоя алачак.

Кабул ителгән 1448 гаризадан республиканың 30 районыннан 49 финалист ярдәмгә лаек булды.  

 «Күрше» фестивале – шәһәрләрне үстерү институты инициативасы, ул Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.  «Курше» фестивале вакыйгалары «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында уза.

#ЗИМАВТАТАРСТАНЕ #АЙДАГУЛЯТЬ #КЫШТАТАРСТАНДА

Фотолар: Михаил Афанасьевның ТГ сәхифәсеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев