Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

«Күрше Фабрикасы» проектының беренче гамәли дәресе узды

«Горьковец» лагеренда «Күрше Фабрикасы» проекты кысаларында беренче иҗади очрашу үткәрелде. Ул балаларны, педагогларны һәм остазларны иҗат, командада эшләү һәм күршелек җылылыгы мохитендә берләштерде.

Гамәли дәрес дәвамында катнашучылар бер-берсе белән таныштылар, командаларда эшләделәр, киләчәктә Яшел Үзән халкы күрәчәк уен мәйданчыкларының идеяләре турында фикер алыштылар, иҗади биремнәр үтәделәр һәм проектлар булдыру серләренә өйрәнделәр.

Балаларның дәртләнеп эшкә алынуы, үз фикерләрен тәкъдим итүе, бер-берсенә ярдәм итүе һәм һәр активлыкта теләп катнашуы аеруча сөендерде. Мондый очрашулар талантларны ачарга, командада эшләргә өйрәнергә һәм бергәләп файдалы эшләр башкаруның әһәмиятен күрергә ярдәм итә.

Бу – зур юлның башы гына! Алда катнашучыларны яңа иҗади очрашулар һәм кызыклы мастер-класслар көтә.

Барлык катнашучыларга энергияләре, ихлас эмоцияләре һәм күтәренке кәефләре өчен зур рәхмәт! Яңа очрашуларга кадәр!

Теркәлү өчен сылтама:

https://forms.gle/kf3NRp7TbdrtrRz28

Яшел Үзән шәһәрендә узучы күршелек һәм гаилә иҗаты фестивале «Күрше» фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Проект партнерлары:

  • АНО ДПО «Школа предпринимательства», 
  • Детский центр «Синяя птица» 
  • ТЦ «Березка».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев