Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күптән көтелгән күченү!

Ремонтның икенче этабы тәмамланганнан соң, кан тамырлары үзәге бинасына ОНМК белән авыручылар неврология бүлеге күченде, ул элек терапия корпусының бишенче катында иде.

Җиһазларны, шулай ук барлык авыруларны транспортлау өчен хастаханәнең күп кенә медицина хезмәткәрләре җәлеп ителгән, пациентларны ашыгыч ярдәм машиналарында ташыганнар. Күченүдә шулай ук механика һәм суднолар төзү колледжларының волонтер студентлары ярдәм иткән.
 

- Персоналның җайга салынган гамәлләре бер көн эчендә бүлекчәне тулысынча күчерергә һәм аның эшен башларга мөмкинлек бирде. Мин бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәм: хезмәткәрләргә дә, волонтерларга да, - ди Үзәк хастаханәнең баш табибы Рамил Мөхәммәтдинов.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның маенда кан тамырлары үзәгендә янгын чыккан, ә шул ук елның июнендә биредә ковидлы госпиталь урнашкан иде. 2022 елның апрелендә ябылганнан соң, биредә өч этапка исәпләнгән ремонт эшләре башланды. Хәзер аларның икенчесе тәмамланган. Элегрәк корпуска урология һәм балалар хирургиясе бүлекләре күченде, компьютер томографы эшли.

ЯҮ Үзәк хастаханә матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев