Күпбалалы гаиләләр ничек түләүләр күләмен арттыра ала?
Татарстаннан күпбалалы аналар 2026 елда пенсия күләмен аның яңадан исәпләве хисабына арттыру мөмкинлеге алды.
Фото: © Султан Исхаков / «Татар-информ»
Бала карау буенча ялда булу вакыты 1,5 елга кадәр иминият пенсиясен формалаштырганда исәпкә алына. Димәк, бу чор иминият стажында бара, шулай ук аның өчен пенсия баллары исәпләнә.
Исегезгә төшерәбез, иминият пенсиясе алу өчен кимендә 15 ел стаж һәм 30 пенсия баллы булырга тиеш. Әмма узган елга кадәр пенсия исәпләгәндә дүрт декрет ялыннан да артык булмаган чикләү гамәлдә булды. Башка сүзләр белән әйткәндә, бала карау ялында булган чорда хатын-кыз 6 елдан да артык иминият стажы ала алган. Әгәр дә ул бишенче һәм аннан соңгы тапкыр декретка китсә, бу яллар инде исәпкә алынмаган, димәк, ул иминият стажын да, пенсия балларын да алмаган.
Быелдан әлеге чикләү бетерелде, шуңа күрә стажда бала карау ялындагы барлык чорлар да исәпкә алына, аларның санына бәйсез рәвештә, 1,5 елга кадәр. Шул ук вакытта әлеге норма кире көчкә ия. Димәк, биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күпбалалы аналар пенсия түләүләрен арттыруга гариза бирергә хокуклы. Моны "Дәүләт хезмәте" аша яки шәхсән Соцфонд бүлегендә эшләргә мөмкин.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев