Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#күңелемдәгесенәйтәм

Соңгы вакытта бөтен җирдә, социаль челтәрләр дә, якыннары мобилиза цияләнүчеләрнең агрессиясе сизелә.

Бер сүзем юк, ут йотып яшибез (минем дә оныгым шунда), авыр. Әмма ул негативны башкалар өстенә чәчү дә дөрес түгел, җәмәгать. 
Һәр кешенең үз язмышы. Догада булып, изге теләкләребезне телик, усаллык, нәфрәтебезне таратмыйк. Без вак кешеләр, бернәрсәне дә үзгәртә алмыйбыз. Шуңа күрә Аллаһтан сабырлык, андагы якыннарыбызга гомерләр сорыйк. 

🙏🙏Концертларга йөрүчеләрне дә тәнкыйтьләмик, үзебез дә аларга барыйк. Бу адымыбыз белән без беркемгә дә хыянәт итмибез. Үзебезнең күңел төшенкелегебез белән бөтен дөньяны кара төсләргә күмәргә маташмыйк, аны бездән башка да каралтучылар җитәрлек. Уй-фикерләр материаллаша диләр, шуңа позитив, якты уйлар, теләкләр белән яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев