Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#күңелемдәгесенәйтәм

Мулла Иленнән дөм сукыр кызын тәрбияләүче Гөлнара Шакирова турында язган идегез.

Белгән, күргән, ишеткән кешем түгел, мин Идел аръягында булганым да юк, бик сокланып укыдым, аннары кызыксынып, видеоязмаларын да төркемегезгә кереп карадым.

Нинди көчле хатын-кыз! Аның кебек язмышлылар, авырлыктан сынып, бик күбесе стакан төбенә төшеп, харап булды. Ялгыз калгач, сәламәт балаларын да үстерә алмаучылар аз түгел. Ә Гөлнарага карап туймаслык: үзе «ухоженная», кызының да ныклы тәрбиядә булуы күренеп тора, чиста-пөхтәләр. Әле кеше сүзе дә бар бит, анысына да түзәргә зур көч кирәк.

Чынлап менә, тагын бер кат әйтәм, сокланырлык хатын. Шундыйлар турында күбрәк язсагыз бигрәк тә әйбәт булыр иде. Алайса хәзерге яшь әниләргә шундый үрнәк бик тә кирәк. Гөлнарага кызы белән матур киләчәк телим.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев