#күңелемдәгесенәйтәм
Мобилизацияләнүчеләргә кием-салым, кирәк-яракларны гаилә бюджетыннан иллешәр меңне чыгарып салып, җыеп, озатабыз.
Ярар, үзебезнекеләр өчен жәл түгел, раз хөкүмәтнең моңа мөмкинлеге юк. Мөмкинлек дигәннән, әле Яңа елга фәлән миллионга чыршы куячаклары турында укыгач, шаклар каттым! Мондый вакытта бераз скромныерак кыланырга кирәкмиме икән ул?!
Нәрсәмә ул чыршы?! Халык күңелендә бәйрәм рухы булмаса, миллиард сумга бизә син аны, ул күзгә күренмәячәк! Шул акчаны солдатларны тәэмин итәргә юлласалар ярамыймы икән? Шиковать итер вакытмы? Әйтмим, бөтенләй күңелне дә төшерергә ярамый, алай да тыйнаграк бәйрәм итсәк тә ярар быелга. Аннары, дөньялар тынычлангач күңел ачарбыз шәп итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев