Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#күңелемдәгесенәйтәм

«Яшел Үзән» газетасын без бик яратып укыйбыз.

Иң беренче «Күңелемдәгесен әйтәм»не карап чыгабыз. Шуңа да үземнең күңелдә калганны сезгә шалтыратып әйтәм. Тик авыл исемен генә әйтмәсәгез иде. 

 

😰Бөтен җирдә Өлкәннәр көнен билгеләп уздылар, олы яшьтәгеләргә азмы-күпме игътибар күрсәттеләр. Күбесе турында газетада да яздылар. Тик менә безнең авылда гына өлкән яшьтәге кешеләр ел да шулай онытыла. Өлкәннәр көне безнең авылга нишләптер бөтенләй кагылмый. Ә бит заманында бик авыр хезмәттә булган күпме ветеран сыер савучы бар. Ник кенә берәрсен искә алсыннар. Бүләге түгел, игътибары кирәк аның.

 

 Аллаһка шөкер, пенсиясен китереп торалар. Хет берәр мәдәни чара булса да уздырмадылар шунда. Мәдәният хезмәткәрләренә дә эш күрсәтергә менә дигән сәбәп иде бит, югыйсә. Бар нәрсәне заман авырлыгына сылтамаска иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев