Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#күңелемдәгесенәйтәм

Подъездда тәмәке тартучыларга аптырыйм да инде.

Менә безнең күршебез дә шундый, бөтен төтене фатирыбызга керә. Әйткәнне дә аңламый бит, аптыраган. Балконга чык та, тарт инде син. Анда да сак булырга кирәк, күпме янгын шундый гамьсезләр аркасында чыкты. Үзләренең сәламәтлеге турында да уйламыйлар, башкаларга да төкереп карыйлар.

 
😱😱Казанда башка сыймаслык хәл – яшүсмерләр ишегалдында әбигә һөҗүм иткән. Мескен олы яшьтәге пенсионер ни эшләргә белми, тегеләре таш ата, артыннан килеп суга. Бу видеоны карап, йөрәк «жу» итеп куя. Ни көтәргә соң бу балалардан?! Бер белмәгән әбине рәнҗеткәнне, үз әти-әнисеннән куркып та тормый инде алар. 

 

‼Өлкәннәргә ихтирам кече яшьтән үк гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Балалар бакчасында, мәктәптә дә бу хакта кат-кат сөйләсәң дә комачауламас иде. Бигрәк куркыныч заманда яшибез бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев