Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#күңелемдәгесенәйтәм

Бу көннәрдә мобилизацияләнүчеләргә ярдәм йөзеннән төрле акцияләр игълан ителде.

Кемдер акча җыя, кемдер кирәк-ярак, кайберәүләр оекбаш бәйли. Барысы да бик әйбәт, мондый авыр чакта бердәм булу мөһим.

 Шулай да күңелемне тыр наган фикеремне җиткермичә булдыра алмыйм. Кайберәүләр булышабыз дип хатын-кыз башмаклары бәйли башлады. Сезнең социаль челтәрләрдә дә, телевизордан да күреп шаккаттым, ачуым чыкты. Неужәли инде сарык йоныннан нормальный оекбаш бәйләргә булмый?! 

Ул башмакларны өйдә дә киеп булмый, ике көннән тишелеп чыга. Аннан кырда көн буе яңгыр астында сапоги белән йөргән егетләргә ничек кияргә соң аларны?! Өлкән яшьтәгеләр шуны аңламыймы икән, әллә фотога төшү өчен фасон чыгарып кына утыралармы? 

 

‼Бераз бүгенге вакыйгаларга реаль күзлектән карыйк әле, җәмәгать! Фотога төшеп, кәмит ясап утырыр чак түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев