Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Бер танышым сөйләгәннәрне шаккатып тыңладым да, сезгә дә шалтыратып хәбәр итәргә булдым әле.

Менә шул, танышым оныгының теше сызлагач, стамотология поликлиникасына алып барган. Иртән талон алырга су буе чират торганда, аңа гына килеп җиткәч, кәгазь кисәгенең беткәнлеге ачыкланган.

Авырткан теш белән алар бушлай кабул итәргә тиеш булса да, регистратурада утыручы ханым: «Түләүле клиникага барыгыз!» – дип, бик «файдалы» киңәшен биргән.

Нишлисең, теш сызлауга түзәрлек түгел, барганнар. Ышанасызмы, юкмы, сөт тешен алдыру 5 мең сумга төшкән! Менә шуннан миндә ике сорау туа: беренчедән, ни өчен бездә бушлай медицина хезмәте күрсәтергә атлыгып тормыйлар һәм түләүле клиникаларда бәяне күктән алып куялар?! Бер сүз белән әйткәндә, бардак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев