Күңелемдәгесен әйтәм
Яшел Үзәннең 90 еллык юбилее да гөрләп узды.
Көн салкын булса да, бәйрәмне күреп кайтыйк әле дип, хәләл җефетем белән без дә «Авангард» стадионына бардык. Ник ул Яшел Үзәндә бәйрәм концертлары гел рус телендә генә уза икән? Менә шул фикер һич тынгылык бирми миңа. Татар эстрадасы йолдызларын ник чакырмыйлар, ник бер татар телендә җыр яңгырамый? Ул Мәскәү йолдызлары күбрәк яшьләр өчен инде. Рәхмәт чакырганнар, яшьләр мөкиббән китеп карады. Ә бит әле андый күмәк чараларга яшьләр генә түгел, урта буын, өлкәнрәк яшьтәгеләр дә килә. Оештыручыларга һәркемнең теләген исәпкә алырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев