Күңелемдәгесен әйтәм
Мәктәпкә җыена-җыена ыштансыз калабыз бугай.
Гаиләдә берничә укучысы булганнарның кесәсе ничекләр чыдый торгандыр?! Монда бер балага да фәлән кадәр акча кирәк. Әле иң ачу китергәне шул, форманы аерым бер кибеттән генә алырга мәҗбүр итәләр. Һәм, нигездә, аларның күпкә кыйммәтрәк була. Кемнедер баету өчен уйлап чыгарылган әйбер икәнлеге көн кебек ачык бит инде. Ни өчен мин ул форманы, мәсәлән, базарга гына барып ала алмыйм? Анда сатулашырга да була һәм күпкә очсызрак та.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев