Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кунагын башта сыйлаган, аннан үтергән

Яшел Үзәндә бер хатын-кыз элеккеге ирен җинаять вакытында тоткан.

Шәһәрнең Гоголь урамындагы фатирда ир кеше ниндидер сәбәп аркасында үзенә килгән кунагын үтергән. Ванна бүлмәсендә кан эзләрен яшерергә маташканда, элеккеге хатыны килеп кереп, җинаятьне фаш иткән. Бу хакта ТР Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр. Фаҗига 10 июль төнендә чыга.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, шикләнелүче 45 яшьлек ир, кунагы белән алкоголь эчкән, күпмедер вакыттан алар арасында ызгыш чыга. Нәтиҗәдә, фатир хуҗасы өстенлектән файдаланып, кунагына алты тапкыр пычак кадый. Ир мәетен ваннага урнаштыра һәм кан эзләрен юарга омтыла, тик бу вакытта фатирга аның элеккеге хатыны килә һәм мәетне таба. Ул полициягә мөрәҗәгать итә.
Иргә карата «кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада сак астына алу мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев