Кулында ут уйнатып, тимергә җан өрүче Ирек
Ниндидер гүзәллекне тудыручыга «кулыннан гөлләр тама» – диләр. Ә аунап яткан тимер-томырдан хуҗалыкта, көнкүрештә файдаланырлык техника һәм төрле нәрсәләр ясаучыга ничек әйтеп була икән?
«Юктан бар итүче» диптер, мөгаен. Матур яңгырамый, әлбәттә, аның каравы – кирәкле һәм тормышчан. Тагын андый осталарга «алтын куллы» дип тә әйтәләр әле.
Районыбыздагы менә шундый булдык лы кешеләрнең берсе Күгеш авылында яши. Гөлинә белән Ирек Сәгыевләрнең ишегалларында гаилә башлыгының үз куллары белән ясалган бөтен төрле техника-агрегат бар. Музейдагы кебек, һәрберсе янында туктап, тел шартлатырлык.
Мондый «парк»ны булдыру өчен бөтен яктан осталык, ә иң кирәклесе – техника җене кагылган эретеп ябыштыручы булырга кирәк. Нәрсә генә юк бит монда: бәрәңге чәчкеч, сука, тырма, буразна арасын сызгыч, чүмечле техника, кар чистарткыч, арбалар һәм ике тракторын да, «Ока» машинасын да үзе җыйган. Кемнәрдер шуларны сатып алу өчен фәлән сумманы чыгарып бирә, ә биредә алар кибетнекеннән дә яхшырак итеп, габариты, формасы буенча үзенә ничек кирәк – шулай итеп эшләнгән. Ике гаражында да ишекләр, шулай ук, үзенең башкаруында – «рольставни»лар: берсе өскә китә, икенчесе өскә таба икегә бөкләнеп ачыла. Без барганда Ирек үзе өйдә юк иде, кулында ут уйната белүче кеше җәй матурында өйдә утыра алмый инде ул, шабашкадан бушамый. Аның бу хакта да үз фикере булуын әйттеләр.
Ул: «Мин шабашкада түгел, кешегә хуҗалыкта ярдәм итәм», – дияргә ярата икән. Мондый караш аны кабат яхшы яктан күрсәтә, чөнки кемгәдер шабашка керем чыганагы, ә кем өчендер булышу булып тора. Йорт хуҗасының һөнәрләре моның белән генә бетми әле. Өйләрен дә һәм калган ишегалды корылмаларын да нигезеннән үк алар ирле-хатынлы икәү төзи. Кирпечен дә сала, балта һәм өйдәге эчке эшләрен дә үзләре башкара. Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин бик дөрес әйтә: «Ышанычлы, ярдәм итәргә әзер торган хатының булмаса, моның кадәр хезмәтне башкарып булмый ул», – дип.
Гөлинә ханым социаль хезмәткәр, алты әби карый: хуҗалыкта барлык эшләрендә булыша, идән юа, өй җыя, пешерә алмаганнарга ашарга әзерли, су китерә, йөри алмаганнарның астын чис тарта. Урында ятучы бер әбине 8 ел тәрбияләп, караган.
Сәгыевләрнең әти-әнисе үрнәгендә үскән, тырыш ике уллары бар. Азат кулинария юлын сайлаган, Волжск шәһәрендә пиццериядә эшли. Ә Ришат, әтисе кебек үк, техниканы ярата, Яшел Үзән механика көллиятендә укый. Без барганда Әрәдә, эссе кояш астында, әтисе мотоблок моторы куеп ясаган трактор белән печән әйләндереп йөри иде.
Язманы тулысынча 52нче санда укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев