Күптән түгел Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән техник яктан катлаулы товарларны кире кайтару яисә алмаштыруга кагылышлы актларга үзгәрешләр кертелде.
Россия Хөкүмәтенең 2011 елның 10 ноябрендә раслаган товарлар исемлеге бар. Менә шушы исемлеккә тагын бер пункт өстәлгән.
- Техник яктан катлаулы товарларны кире кайтару яисә алмаштыру буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән 2016 елның 27 маенда шул исемлеккә үзгәрешләр кертелде, - дип аңлата бу уңайдан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар хокукын яклау бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдинова. - Хәзер механик, электрон-механик, электрон кул һәм кесә сәгатьләрен кире кайтарып һәм алмаштырып булмаячак. Кире кайтарылмый торган техник яктан катлаулы товарлар исемлегендә, мәсәлән, электр двигательле җиңел самолетлар, вертолетлар, җиңел автомобильләр, мотоцикл һәм мотороллерлар, трактор һәм мотоблоклар, кар машиналары, спорт суднолары, көймә-катерлар, навигация җиһазлары, система блоклары, компьютерлар, телевизор, фото һәм видеокамералар, суыткычлар бар иде инде. Сатып алгач 15 көнгә кадәр генә бу товарларда җитешсезлек табылса, аны кибеткә кире тапшырып яисә алмаштырып булачак. 15 көннән соң аны бары торышына карап ремонтларга гына алырга мөмкиннәр.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА әзерләде.
Нет комментариев