Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кул бармакларсыз музыкант: «Пианино – коткаручым, ярдәмчем һәм дустым»

Иң әүвәл музыка, аннан соң нота өйрәнгән, кул бармакларсыз пианиноны «җырлаткан», башта ятимнәр йортында, аннан соң гаиләдә һәм тагын балалар йортында тәрбияләнгән, Рөстәм Абязов, Ник Вуйчич кебек танылган шәхесләрне таң калдырган, Россиядән беренче тапкыр халыкара премиягә лаек булган һәм, ниһаять, театр артистына әверелгән искиткеч уникаль шәхес, Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Алексей Романовның баш әйләндерерлек уңышка ирешү серенә төшенергә теләүчеләр күп. Могҗизамы бу, талантмы, язмыш шаяруымы?

Ул үзе, максатчан һәм тырыш булырга кирәк, дип кабатларга яратса да, болар бик баналь яңгырый торган сүзләр. Тырышмыйча булмаячагын аны кем дә белә. Шулай да, Алексей очрагы гадәти түгел. Һәм, ни өчен пианино? Аңа җан өрү, һәр клавишасыннан моң чыгару өчен озын бармаклы интеллигент куллары кирәк. Тумыштан кул бармакларсыз Алексейның, русчалатып әйткәндә «назло всем» пианинода уйныйсы килү теләге бөтенесеннән өстен булган шул.

Ничек ул пианинода уйнарга өйрәнгән?
Тарихы гади дә, шул ук вакытта түгел дә. Пианинога барып җиткәнче, 22 яшьлек егетнең балачагына күз атмый мөмкин түгел, чөнки бөтен вакыйгалар чылбырдай бер-берсенә тоташкан. Бөтен дөньяга танылган музыкант хәзер үткәннәре турында сөйләргә яратмаса да, тормыш тәҗрибәсе туплавын инкарь итми. Тәҗрибәнең дә ниндие бит, әкияткә охшаш. Алексей тумыштан ук ятимлек ачысын татый башлаган, 6 яшькә кадәр балалар йорты, аннан гаиләгә алыну һәм тагын балалар йорты һәм тагын... Болай да, күңеле генә түгел, физик мөмкинлекләре дә китек балада болар аңлата алмаслык хисләр тудырган. менә шулар клавишалар аша тышка ургылырга теләгән күрәсең, ә аны язмыш бер яктан сынаса, икенче яктан бәхет кояшы елмайган, ул тагын гаиләдә яши. Хәзер ул – Левачковларның яраткан кече уллары. Уңышлары һәм дөньяга танылуы да нигездә шушы гаиләгә бәйле.

Левачковлар ни өчен Алексейны сайлаган?
Әнисе Луиза һөнәре буенча психолог һәм аны «нечкә психолог» дип тә әйтергә була. Алексейны үз баласыдай күз карашыннан аңлый.


– Мин аны 4 яшеннән беләм. Балалар йортыннан бер баланы тәрбиягә алганда, аны да гаиләгә урнаштыралар иде, – дип сөйли Луиза ханым. – Шул вакытта ук ул күңелемә кереп калды. Яңа елларда Алешаны күрер өчен Кыш бабай булып тәрбиягә алган гаиләсенә бүләк өләшергә бара идем.


Һәр сабый гаилә турында хыяллана


– Алексей, син гаиләң, әти һәм әниең булсын дип хыяллана идеңме?
– Минем тумыштан ике кулымның бармаклары юк һәм алар икесе ике озынлыкта, бер аягымның табаны булмагач протезда йөрергә туры килә. Үз әнием миннән тугач та баш тарткан. Башка балалар кебек үк гаилә турында хыялландым, әмма минем кебек ярдәмгә мохтаҗны кем алсын дип уйладым. Ә минем мохтаҗ буласым килмәде, барысын да үзем эшләргә тырыштым. Башкалар кебек ике кулым белән тотарга, тегәргә, рәсем ясарга һәм пианинода уйнарга өйрәндем. Ничек, дип сорарсыз. Ә мин, белмим. Могҗизадырмы? Хәзер мөмкинлекләрнең чиксез булуына да ышанам!



Алтынчы тойгым белән аңладым


– Балалар йорты турында искә алу җиңел түгел, әмма тормышым шуннан башлана, – дип сүзен дәвам итә Алексей. – Мин алтынчы тойгым белән үземә нәрсә кирәклеген аңлый идем. Актлар залында торган пианино мине магнит кебек үзенә тарта иде, качып кына аның ак һәм кара телләренә басып, төрле тавышлар чыгара башлагач, тәрбиячеләр дә күрде. Кызгандылар ахрысы, тыймадылар. Пианино дус тыма, ялгызлык һәм үпкәдән коткаручыга әйләнде. «Күпләр ун бармак белән дә уйный алмый әле», – дип музыка мәктәбенә алмадылар. Ә минем бик өйрәнәсем килә, пианино телләре тыңламый, ноталарны белмим. Балалар йортында музыка укытучысы белән башта дүрт кулга уйнадык, ноталарны белмәгәч, аларны хәрефләр формасында пианино телләренә ябыштыра идек. Башта «Елочка», «Бас, кызым Әпипә» кебек гади җырларны өйрәндем. Казанда интернатта укыганда музыка укытучысына белгәннәремне күрсәткәч, ул миңа: «Әйдә, сине фестивальгә җибәрәбез», – диде. Анда мин бик яхшы планшет белән бүләкләндем. Әле телефоным да булмаган килеш, минем өчен ул баш әйләндерерлек бүләк иде. Әкренләп катлаулырак көйләргә күчтем, репертуарымда «Сумерки» фильмына саундтрек барлыкка килде. Ә мин ул мелодиянең кайдан икәнлеген дә белми, шулай да ноталарны тоемлый идем. Бер елдан республика конкурсында катнашып, анда төшемә дә кермәгән санлы фортепиано белән бүләкләнүем музыка дөньясына юлны тагын да ачты.

 

Балачакның җылы мизгелләре онытылмый

– Балачакта үзеңә булган җылы карашны онытып булмый. Күп мизгелләр, бигрәк тә бер хатын-кыз образы онытылмады. Ул безгә еш кына килеп бәйрәмнәр оештыра иде. Бервакыт шулай, Кыш бабай бүләк таратканда минем кулларны күреп, бүләкне ничек итеп тоттырырга белмичә аптырады. Ә менә теге хатын-кыз – хәзер ул минем әнием Луиза – бүләк бирсәләр, аны ничек итеп куш кулга куярга өйрәтте.
Хәзер дә үземне җиңәргә музыка һәм гаиләм ярдәм итә. Бу гаиләм миңа кадәр балалар йортыннан Илья исемле малайны тәрбиягә алган булган. Аннан соң – мине. Шулай итеп, унөч яшемдә мин тагын гаиләле булдым. Биредә тәрбиягә алынган балаларга беренче пособиегә бүләк алу традициясе бар: мин синтезатор сорадым.

Бер төн эчендә танылу

– Син ноталарны да белмичә бер төн эчендә музыкант булып танылып уянгансың...
– Үсәр өчен миңа педагог кирәк иде. Әти белән әни репетитор эзләде, тик бу да проблемага әйләнде: миннән 14 укытучы баш тартты, алар мине бармакларым булмагач ничек өйрәтергә белмәде. Шулай да, язмышым юл ачты.
2015 елда мине Казанга La Primavera камера оркестры чыгышын карарга чакырдылар. Мин аны шаккатып, тын да алмыйча тыңладым, һәр инструмент тавышы әсир итте. Антрактта педагогларым оркестр дирижеры Рөстәм Абязов янына алып керде. Уйнап күрсәткәч, дирижерга ул бик ошады һәм үземнең музыка язу-язмавым белән кызыксынды. Музыка түгел, рәтле-башлы нота да белми идем бит.
Ә берничә көннән соң ул мине оркестр белән Зур концерт залында «Звезды из завт ра» проектында чыгыш ясарга чакыр ды. Сәхнәгә чыккач бик дулкынландым, әмма уйный башлагач музыка мине үз дөньясына алып кереп китте. Залда тамашачылар басып кул чапты. Бу чыгышны күп текә операторлар яхшы камераларга төшерсә дә, арттагы рәттә утырган бер кеше гади телефоннан видео ясап, аны You Tube каналына урнаштырган. Иртәнгә ул бер миллионнан артык карау җыйган. Мин шулай бер төн эчендә танылып уяндым. Шалтырата, тапшыруларга, интервьюларга чакыра башладылар.

«Пусть говорят», Ник Вуйчич, Тайвань...

– Алексей, сине беренче тапкыр Андрей Малахов «Пусть говорят» тапшыруына чакыргач, ни өчен бармадың?
– Минем анда гаиләмне элеп алып селкеп салуларын теләмәдем. Гомумән, бу минем өчен – ябык тема. Минем турында болай да күп яза, төшерә башладылар, хәтта Америкадан «Сию минуту» дигән шоу кызыксынды, ә Лондонның бер газетасында «Рус могҗизасы» дигән язма чыкты. Шулай да, Андрей Малахов минем кумир, Австралиянең мотивация спикеры, кул- аяксыз Ник Вуйчич белән очрашуга чакыр ды. Никның тормышка мәхәббәте сокландырды. Аңардан үземә ниндидер аңлатып бирә алмаслык энергия алдым. Ул миңа: «Тарихың минекенә караганда да катлаулырак, син аны җиңә алгансың», – дип канатландырды.
– Шуннан соң тормышың бик нык үзгәреп, күп ишекләр ачылган...
– Иң мөһиме музыка мәктәбенә укырга алдылар, аны мин ике елда тәмамладым. Бик күп конкурсларда һәм концертларда катнаштым. Финляндиядә, Германиядә булдым. Германиядә Modern Talking группасы музыканты Дитер Болен белән дә очрашу бәхетенә ирештем. Оештыручылары танылган артистлар Евгений Миронов һәм Наталья Шагинян булган «Жизнь в движении» хәйрия фонды аша Техасның Даллас шәһәренә барып аягыма яхшы протез ясаттым. Чөнки протез ясату – зур проблема. Санкт-Петербургта ясатканын әле булса да кия алмыйм. Техаста мине чиркәүләрдә чыгыш ясарга чакырдылар. Америкалыларны фамилиямнең Романов, ә үзем Россиядән булу аеруча гаҗәпләндерде. Тайвань утравында булуым белән бәхетлемен. Анда мин «Любовь к жизни» дигән уникаль премия алдым. Биредә ел саен Чжоу Дагуань исемендәге мәдәни-мәгариф фонды бөтен дөньядан үз мисаллары белән рухландыручы кешеләрне бүләкли. Моңа кадәр Россиядән аны алучы булмаган.
– Үз әти-әниең белән очрашасың килмиме?
– Юк, мин бу хакта уйламыйм. Минем өчен тудырган түгел, тәрбияләп үстергән кешеләр әти-әни булып тора. Аларның минем белән очрашасы килгәнен беләм, әмма теләмим. Нигә? Чөнки мин аларны бөтенләй белмим.

– Беренче тәрбиягә алган гаиләңне хәтерлисеңме? Кемнәр алар?
– Мөселман гаиләсе иде. Татар телен шунда өйрәндем. Үзләренең 2 кызы, мин һәм тагын тәрбиягә алынган икәү. Ничек кенә булмасын бу гаиләгә бик рәхмәтлемен, чөнки миңа ул зур тормыш тәҗрибәсе бирде. Туганнан алып балалар йортында тәрбияләнүчеләр бар. Алар аннан гаиләнең ни икәнен белмичә чыгалар һәм тормышка яраклаша алмыйлар. Ничек ашарга әзерләргә, акча тотарга, торак мәсьәләсен ничек хәл итәргә белми югалып калалар. Нәтиҗәдә, кем нинди юлдан китә бит. Бу – бик зур һәм мөһим проблема! Аны дәүләт күләмендә хәл итәргә кирәк.
– Сине гаиләң 12 яшеңдә балалар йортына кире кайтаргач, нинди хисләр кичердең?
– Мин шулай буласын ничектер алдан сизендем, шуңа күрә ул көтелмәгән хәл булмады. Мин аларга үпкәләмим, әмма әти-әниләргә балаларын тыңларга гына түгел, ишетә дә белергә кирәк, бу – бик мөһим! Минем очракта тәҗрибә барысына караганда да кадерлерәк. Бәлки мин шул вакытта үпкәмне басу өчен музыкага тартылганмындыр. Шушы тормыш тәҗрибәм мине һәр нәрсәдән, хәтта кылынган начарлыктан да яхшылык эзләргә өйрәтте. Һәм ул миңа яхшылык буларак кайта. Шулай булмаса, юлымда мәрхәмәтлеләр генә очрап тормас иде.
– Ә хәзерге гаиләң белән ничек таныштың? Тагын шундый ук хәл кабатланыр дигән курку булмадымы?
– Луиза әниемнең мине кече яшьтән үк белүен беләм. Балалар йортына кире кайтарылуымны ишеткәч тә алар мине ташламады, башта кунак итеп өйләренә чакыралар иде. Шулай итеп, мин аларның гаилә әгъзасына әйләндем. Башта – мине, аннан соң Русланны алдылар.
– Дусларың күпме?
– Бар, бик күп. Өстәвенә, төрле шәһәрдән, илнең төрле почмагыннан. Җыелышып, төрле шәһәрләрдә слетлар уздырырга яратабыз.
– Чит илгә кая барыр идең?
– Австралиягә. Нигә икәнен үзем дә белмим.
– Үзеңнең үзенчәлекле булуыңнан кыенсынмыйсыңмы?
– Юк. Әмма кыенсындырырдай моментлары булып тора. Урамнан үз уйларың белән барганда чит карашларны тоясың. Бу азрак колеядан чыгара. Шуңа күрә артык игътибарны җәлеп иттермәс өчен чалбар һәм җиңле күлмәккә өстенлек бирәм. Чит илдә, мәсәлән, үзеңнең тышкы кыяфәтеңнән оялу дигән әйбер бөтенләй юк.
– Балалар йортында яшәве авырмы?
– Төрлечә. Бигрәк тә хисләр ягыннан. Кайберләре үз хисләрен тыярга тырыша, икенчеләренең ул бөтенләй юкка чыга.
– Син кайсы категориягә керәсең?
– Мин үземнең хисләргә ирек бирү өчен табигатькә чыга идем, урманда йөрергә яратам, ул миңа гаять зур көч һәм илһам бирә.

Бер елда ике грант


– Быел ике грант буенча эш алып барасыз. К.Тинчурин исемендәге театр белән хезмәттәшлек шулар кысасындамы? Музыка һәм театр нинди бәйләнеш алды?
– Беренчесен – республика грантын гаиләм белән оттык. Аның буенча К.Тинчурин исемендәге театр артистлары белән «Менә сиңа куш кулым» дип аталган бэби-спектакль әзерләнде. Ул дөньяда беренче тапкыр нәни тамашачы өчен куелган сюжетсыз, әмма мавыктыргыч тамаша. Балаларга бик ошады, дикъкать белән карыйлар, хәтта елый торганнары елаудан туктый. Чөнки ул актерлар уены гына түгел, төрле авазлар һәм музыка кулланыла. Төп герой – мин. Бу спектакльне без К.Тинчурин исемендәге театрда 12 тапкыр куйдык. Әлбәттә, театрда уйнау өчен шулай ук бик тырышырга кирәк. Икенче грантны мин үзем оттым. Һәм аның буенча гастроль турлары Татарстанның дүрт шәһәрендә, ә финалы Мәскәүдә булачак.



Киләчәк турында

– Алексей, син кем булып эшләр идең?
– Миңа бу тормышта үз урынымны табарга кирәк. Зарланудан файда юк. Беренче төркем инвалид булгач, мине беркая эшкә алмыйлар, чөнки закон шундый. Әмма пособие акчасына яшәү авыр, минем очракта дарулар кыйммәт. Компьютерны яхшы беләм, хәтта онлайн уенда катнашып, бөтен дөнья буенча унөченче урынны яуладым. Мин программист булып эшли алыр идем, чөнки махсус курслар уздым. Ике музыкаль әсәремне яздым, өченчесе әзерләнә. Аларга авторлык хокукы алырга кирәк. Башка илләрдә, мәсәлән, инвалидлар тигез хокуклы. Быел бер проблемам – торак мәсьәләсе хәл ителде. Фатир алу өчен шактый гына җитәкчеләр ишеген кагарга туры килде.
– «Солнечный круг» ятим балаларга һәм балалар йортыннан тәрбияләнеп чыгучыларга ярдәм фондында торуыңны беләм.
– Бу хәйрия фондын минем хәзерге гаиләм 2012 елда оештырган. Әлбәттә инде, мин дә аңа кушылдым, хәзер күбрәк бухгалтерия эшләрен башкарам, интернатларда очрашулар оештырып, мөмкинлекләрнең чиксез булуы турында сөйлим. Балалар йортында тәрбияләнеп чыгучыларга тормышка яраклашуда булышабыз. Үзебезнең өйдә дә еш очрашабыз. Әле күптән түгел генә Санкт-Петербургтан дусларыбыз – балалар йортында тәрбияләнеп чыгучылар кунакка килде.

– Алексей, бүләкләрең белән горурланасыңмы?
– Горурлык бар барын, мин аларны күрсәтеп йөрмим, әмма рәхмәтле булуымны яшермим. Абруйлы бүләкләр тагын да зуррак җиңүләргә омтылуны таләп итә.
– Физик яктан үзенчәлекле балаларга нинди теләкләрең бар?
– Барысы да үзебездән тора, максатны дөрес куярга һәм аңа ирешү өчен тырышыр га кирәк. Чөнки максатлар төрле булырга мөмкин. Һәм ярдәм булырга тиеш. Берүзеңә авыр. Үз-үзеңә ышанырга, язмышыңа рәхмәтле булырга кирәк. Минем мисалда, пианино – уен коралы гына түгел, дустым, коткаручым. Ул мине ничек бар, шулай кабул итә.
Хәтта кулсыз, аяксыз да бәхетле булып була. Кочаклашу җылысын тою өчен куллар кирәкми. Алексей аны музыка ярдәмендә булдырырга өйрәнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев