Күкне кем контрольдә тота?
Пилотсыз аппаратлар гаскәренә яңа буын операторлар кирәк. Россия Оборона министрлыгы әлеге гаскәрләрдә хезмәт итүче хәрбиләр өчен контракт шартларын киңәйтте.
Илсөя Садыйкова фотосы
Бүген пилотсыз оча торган аппаратлар (БПЛА) фантастик фильмнардан чыгып, тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде дип әйтү, һич арттыру булмас. Алар инде күптән көндәлек кулланылышка кереп китте, ә хәрби хәрәкәтләрне исә, бүген пилотсыз системалардан башка күз алдына да китереп булмый. Махсус хәрби операция барышы моның ачык дәлиле булып тора.
Заман үз таләпләрен куя: пилотсыз аппаратлар даими рәвештә камилләшә, катлаулана, яңа мөмкинлекләр ала. Ә, димәк, алар белән профессиональ дәрәҗәдә эшли алучы белгечләргә ихтыяҗ да елдан-ел арта.
Нәкъ менә шул сәбәпле, агымдагы елда Татарстан Республикасында пилотсыз системалар гаскәрләренә хезмәткәрләр җыю буенча масштаблы эш башланды. Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә пилотсыз авиация белгечләрен әзерләү аерым юнәлеш итеп карала, ә хезмәт шартлары һәм таләпләре башка хәрби подразделениеләрнекеннән шактый аерылып тора.
Әлеге программа кысаларында Яшел Үзән хәрби комиссариатында нинди эш алып барылуын ачыклау өчен, без хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Самат Миңнеханов белән әңгәмә кордык.
– Бүген Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә операторлар җыю буенча зур эш алып барыла, – дип сөйләде ул. – 18 яшьтән 45 яшькә кадәрге, психологик һәм физик яктан әзерлекле гражданнар кабул ителә. Медкомиссия нәтиҗәләре буенча «А» һәм «В» категорияләре булу мәҗбүри. РФ Оборона министрлыгы белән контракт, кимендә, бер елга төзелә. Контракт срогы тәмамлангач, теләге булган кеше хезмәтен дәвам итмичә китә ала. Бу – әлеге хезмәтнең төп үзенчәлекләренең берсе.
Матди яктан да шартлар шактый кызыклы. Бер тапкыр бирелә торган түләү 2 миллион 900 мең сум тәшкил итә: шуның 2 миллион 500 меңе – төбәк хисабына, 400 мең сумы – РФ Оборона министрлыгы тарафыннан каралган.
Әлегә Яшел Үзән шәһәре һәм районыннан теләк белдерүчеләр күп түгел, әмма киләчәктә аларның саны артачак, дип өметләнә белгечләр.
– Бу гаскәр төренең өстенлекләре җитәрлек, – ди Самат Миңнеханов. – Таләпләр дә ачык: хөкем ителгәнлек, җитди сәламәтлек проблемалары һәм инвалидлык булмавы мөһим. Белем дәрәҗәсе исә, төп роль уйнамый. Психологик сайлау Казанда уза, бездә дә үз психологыбыз тестлар үткәрә. Өч этаптан торган сынау бар: тизлеккә, логик фикерләүгә һәм математика нигезләренә. Сайлау узганнарны өч ай дәвамында мәҗбүри укыту көтә.
Аның сүзләренә караганда, хезмәт итү урынының төгәл билгеләнүе дә күпләр өчен мөһим фактор.
– Пилотсыз системалар гаскәренә алынган хәрбиләр башка частьләргә күчерелми, – дип ассызыклады ул. – Монда авиацион һәм техник белемле ир-егетләр, хәрби уку йортларын тәмамлаучылар, чакырылыш хезмәтен үткәннәр аеруча өстенлекле.
Моннан тыш, пилотсыз системалар гаскәрләре составында махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләргә өстәмә социаль гарантияләр каралган. МХО зонасында хезмәт иткән өчен ике вазифаи оклад түләнә (тәүлеклек күләме — 4 240 сум), ә барлык катнашучыларга хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирелә.
ПИЛОТСЫЗ АППАРАТЛАР — КИЛӘЧӘК КОРАЛЫ. Ә КИЛӘЧӘКНЕ КОНТРОЛЬДӘ ТОТУ ӨЧЕН БҮГЕН ҮК ӘЗЕР БЕЛГЕЧЛӘР КИРӘК. ТЕЛӘК БЕЛДЕРҮЧЕЛӘРГӘ ЯШЕЛ ҮЗӘН ХӘРБИ КОМИССАРИАТЫНА ЯИСӘ
8 (800)222-59-00 ТЕЛЕФОНЫ БУЕНЧА ҺӘМ https://heroes-tatarstan.ru/ сайтына МӨРӘҖӘГАТЬ ИТҮ СОРАЛА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев