Күгеш мәдәният йорты территориясендә «Без — хыялыйлар» дип аталган асфальтта рәсем ясау конкурсы узды
Асфальтта — балачак хыяллары!
1 июль көнне Күгеш мәдәният йорты территориясендә «Без — хыялыйлар» дип аталган асфальтта рәсем ясау конкурсы узды. Һава торышы да сынатмады — якты кояш безне сөендереп торды.
Рәсемнәрнең темасы ирекле иде, шуңа күрә һәр эш үзенчәлекле һәм кабатланмас булып чыкты. Балалар төсле акбурлар белән үз хыялларын асфальтка күчерделәр:
- Кемдер чиксез космосны сурәтләде,
- Кемдер яраткан йорт хайванын ясады,
- Кайберәүләр үз патриотик хисләрен белдереп, Россия флагын сурәтләде,
- Кемдер якты йорт, ә кемдер челтерәп аккан елга ясарга булды.
Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен һәм бай фантазияләрен тулысынча күрсәтә алдылар. Нәниләребезнең шатлыгының чиге юк иде!
#КүгешМәдәниятЙорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев