Күбрәк укыган саен саваплыракмы икән ул
#әйтәмәле
Хатын-кызлар катнашында узган Коръән мәҗлесләрендә еш катнашырга туры килә. Абыстайның укуы, вәгазьләр сөйләве, дога кылулары бер сәгатьтән артык вакытны ала. Арада бит төрле яшьтәге, төрле хәлдәге кешеләр бар. Аеруча өлкән һәм авыруы булганнарга авыр. Ул яктан аермалы буларак, ирләр вакытны тиз тота. Күбрәк укыган саен саваплыракмы икән ул һәм аның бер тәртибе бардыр бит инде. Коръән ашлары кешедә тискәре фикерләр уятырга тиеш түгел дип беләм.
Кызлар, хәзрәт белән әңгәмә уздырганда менә шушы теманы да күтәрегез әле. Алдан ук рәхмәтле булыр идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев