Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Куандыра

Минзәлә, Арча, Әтнә, Апас, Актаныш район үзәкләрендә һәм авылларында эшлекле очрашуларда катнашып, андагы чәчәккәкүмелгән урамдагы скверларына хозурланып, җанга ял табып кайттым. Авылларның төзеклеге, яңа йортларның күпләп калкып чыгуы, юллар төзелеше, мәдәни-дини биналарның артуы - куанычлы күренеш.

Бу уңай үзгәрешләр яшьләребезне авылда ямьле тормыш коруга, авылларыбызның гомерен озайтуга, саклауга этәрсен иде, дип сөенеп йөрдем. Акыллы, үзенең җаваплы хезмәтенә халык күзле-геннән караучы җитәкчеләр арта башлады. Бу урында берничә мисал да китерик. Арча районы мәдәният хезмәткәрләре, Яшел Үзән районы Бәчек авылына килеп, Тукай ак фәрештәгә тиңләгән Бибисаҗидә (әти-ләре бер, әниләре башка) каберлеген зиярәт кылдылар. Тукай якташлары, Бибисаҗидә яшәгән ихатада халыкны җыеп, бай эчтәлекле очрашу оештырдылар, концерт күрсәттеләр. Бу очрашу Арча белән Яшел Үзән арасында "Тукай күпере" салыну кебек тә иде. Арча районы башлыгы итеп яңа сайланган Нуриев Илшат Габделфәрт улын районның икътисадый үсешен авылларны саклап калу юнәлешендәге мәдәният чаралары аша аңлаучы бүгенге көн җитәкчесе дияр идем. Яңа командасындагы Арча районы башкарма комитетының мәдният бүлеген җитәкләгән, бөтен барлыгы белән мәдәнияткә чумган Мөхетдинов Рамил Рафис улы да үз урынында - үз кеше!

Инде Яшел Үзән район җитәкчеләрен дә телгә алып китү кирәктер. 2012 елның азагында эшли башлаган Тыгин Александр Васильевич, Егоров Сергей Геннадьевич (хәзерге вакытта икенче вазифага китте) командасындагы җитәкчеләребез дә райондагы татарлар авылларына игътибар бирә башладылар дисәм, дөресрәк булыр. Аеруча Норлат төбәгенә караган авылларда халык тырышлыгы белән юллар, күпер-ләр салына, чишмәләр төзекләндерелә, ФАПлар төзелә, күренекле шәхесләрнең торган, яшәгән йортларында яки мәктәпләрдә музей-экспозицияләр булдырыла. Шәһәрдәге матурлык та күзгә күренеп арта тора.

Г.Тукайның тууына - 130 һәм Каюм Насыйриның 190 еллык юбилейларын күтәренкелектә каршыладык. "Тел - милләтнең анасы" темасы кысаларында Татарстан Язучылар берлеге белән бергәләп татар балаларының ата-аналары җыелышлары 12 мәктәпнең һәрберсендә профессиональ хәзерлектә узды. Норлат, Әйшә, Түбән Урысбага зоналарында Тукай исемендәге бүләк ияләре - язучылар катнашында Тукай укулары аеруча истә калырлык булды.

Арча белән Яшел Үзән арасында мәдәни багланышларыбызны уртаклашу максатында 2012 елда салынган "Тукай күпере - дуслык күпере"нә килсәк, элемтәләр өзелми. Арчаның "Казан арты музее" хезмәткәрләре Бәчек авылында, Г.Тукайның сөекле апасы Хә-бибиуллина Бибисаҗидә Зиннәтулла кызы һәм аның кызы Өммеһания күмелгән каберлектә булдылар.

Т.Урысбага авылында булып, мәдәният йорты каршындагы Г.Тукай һәйкәлен карадылар, авыл белән таныштылар, мәктәпләрдә булдылар.

Ә җавап йөзеннән Бәчек авыл яшьләре, Г.Тукайның туган авылы Кушлавычка барып, Тукайның 130 еллык юбилеена хәзерләгән "Бәчек шүрәлесе", - дигән махсус программа белән чыгыш ясадылар.

Г.Тукайның туганнары яшәгән авылларда: Орнашбашта, Тукай-Кырлайда, Арчадагы музейларда булып, җан җылысы алып, рухи байлык туплап кайттылар.

Клара Филиппова,

Яшел Үзән муниципаль районы милли-мәдәни үзәге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев