Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көтү чыга икән, димәк авыл яши!

Көтү чыга икән, димәк авыл яши, кайный, халкы да бердәм. Быел районыбыз авылларында терлекләр көтүгә чыктымы, бәясе күпмедән, көтүче табу проблемасы булдымы? Сораштыруыбыз нәкъ менә шул хакта.

Альберт Гатауллин, Күгеш авыл җирлеге башлыгы:
– Безнең җирлеккә кергән өч авылда да көтү май башында чыкты. Һәрберсендә икешәр көтүче эшли, үз авылыбызның уңган-булган егетләре. Күгеш белән Айдарда терлек башына 1000 сум һәм ашату, ә Әрәдә – әбәтсез һәм шуңа 1300 сум итеп билгеләнде. Әрәлеләр киләчәктә электркөтүче алу турында да хыяллана. Аларның мондый җиһазны урнаштыру мөмкинлеге бар, җирләре җитәрлек һәм уңайлы.

Фирая Фәйзуллина, Олы Яке авыл җирлеге башлыгы:
– Безнең җирлеккә кергән Уразлыда көтү юк, ә Каратмәндә узган ел «электропастух» алганнар иде. Чират буенча иртән малларны алып барып куялар да, кичен каршы алалар. Ә Олы Якедә көтү чиратка салынган.

Исемен белгертергә теләмәгән укучыбыз «Күңелемдәгесен әйтәм» сәхифәсенә Мулла Иленнән шалтыратты:
– Ниһаять, май ахырында бездә дә көтү чыкты. Узган ел 800дән 1200 сумга күтәреп куйганнар иде. Быел бу бәягә халык риза булмады, бер терлек башына 1000 сум итеп билгеләнде. «Электропастух» алырга кирәк дигән фикерне җиткерүчеләр дә булды, әмма никтер риза булмадылар. Хәзер күп авылда шул җайланма бит, көтүче эзләп интекмиләр. Бу хезмәтнең бик авыр икәнен дә яхшы аңлыйм. Әмма акчасын аласың икән, тиешенчә эшли дә бел. Ә бездә көтү кайчак дүрттә дә кайтып килергә мөмкин. Ярый ла, бездә бер генә сыер, өчәрне асраучылар да бар бит, аз акча түләмиләр. Кайчан тәртип урнашыр бездә?!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев