Күрәзәче боларны каян белә?
Сез аңа барысын да үзегез сөйләп бирәчәксез... Күрәзәчеләрнең кайбер психологик алымнар куллануы турында сөйләгән идек инде. Аларның еш кулланган тагын бер ысулын игътибарга аласы килә.
— Сезне нидер борчый, — ди күрәзәче.
— Әйе. (Әгәр борчымаса, сез аңа килмәс идегез бит.)
— Эшегезд-ә-ә...
— Юк-юк, эшем миңа ошый.
— Әйе, яхшы урында эшлисез. Әмма сезгә нәрсәдер тынгы бирми...
— Эшем әйбәт, ә менә хатыным белән аралар...
— Эшегез ике арадагы мөнәсәбәтне боза, — ди ул.
— Әйе, әйе! Нәкъ шулай!
Игътибарга алдыгызмы: бу алым бары тик логикага корылган. Моңа охшаш тагын бер алым - “Кармак ташлау” - шулай ук еш кулланыла.
— Сезне шәхси тормышыгыз борчый, — ди күрәзәче.
Гадәттә, кешене борчыган берничә зур мәсьәлә бар: эш, яшәү урыны, шәхси тормыш. Шул ук балалар, әти-әни, туганнар һ.б. кешеләр белән булган мөнәсәбәтләрне шәхси тормышка кертеп була. Ешрак шушы сорау белән күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итәләр дә инде.
Арытаба күрәзәче сезгә тагын берничә сорау бирәчәк. Алар бер-берсенә бәйле түгел. Мәсәлән, тормыш юлдашыгыз, балаларыгыз, әти-әниегез турында сораячак. Сезнең йөзегездәге, тавышыгыздагы үзгәрешне тойгач, бу сорауларга тукталачак. Арытаба ул сезгә аерым бер кеше турына берничә сорау бирәчәк. Төп проблемаларны сез аңа үзегез әйтәчәксез. Ә ул бу фикерне дәвам итәчәк. Һәм ахырда мотлак берничә вариантка игътибар итәчәк. “Бу юлны сайласагыз — болай булачак, ә менә болай итсәгез — башка төрле...”.
Ә хәзер уйлап карагыз, моның шулай икәнен сез үзегез дә белә идегез бит... "Кызыл Таң"газетасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев