Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кредит алыргамы, алмаскамы?

Еш кына кибетләрдә товарны йә кредитка, йә өлешләп түләү шарты белән тәкъдим итәләр. Өлешләп түләүнең өстенлекләре нәрсәдә, әллә кредит рәсмиләштерү отышлыракмы? Бу сорауларга ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар хокукын яклау белгечләре җавап бирә.

– Өлешләп түләү белән кредит алуның аермасы нидә?
– Кредиттан аермалы буларак, товар өчен өлешләп түләгәндә, гадәттә, беренчел кертем таләп ителә. Игътибарлы булырга кирәк, комиссия, өстәмә түләүләр дә булырга мөмкин. Кайберәүләр өлешләп түләү шарты белән товар сатып алганда, банкка катнашы юк дип уйлый, әмма бу алай түгел. Алганда килешү төзелә, банк заемы бирелә. Кыскасы, кешенең кредит тарихына бу хакта мәгълүмат теркәлә.
Кредит – акчаны йә товарны процентка бирү дигән сүз. Бу вакытта килешүдә товар өчен өстәмә күпме түләнәчәге, кредит шартлары – барысы да аңлатыла. Озак вакытка кредит алганда, процентлар аркасында товар суммасының яртысын диярлек өстәмә түләргә туры килүе бар.

– Үзенчәлекләре нидә?
– Кредитны бары банк аша гына рәсмиләштереп була, өлешләп түләү турындагы килешү өчен пас порт та җитә, ул 15-20 минут эчендә әзер булса, кредит биргәндә банк керем, эш урыны турында документлар соратырга хаклы. Клиентның кредит тарихы да җентекләп тикшерелә. Кайбер җитди сәбәпләр аркасында банк кредит бирмәскә мөмкин. Өлешләп түләү вакытында залог кирәк түгел, шуңа да сатып алучылар өчен бу төр килешү күпкә җайлырак. Дөрес, бөтен товар да өлешләп түләү шарты белән бирелми. Аеруча кыйммәтле товарларны өлешләп түләү нигезендә сәүдә итү сатучы өчен куркыныч булуы бар, сатып алучы акчаны түләмичә югалырга мөмкин.

– «Кара исемлек»тән ничек чыгарга?
– Кредитны тиешенчә түләп бармасаң, бу мәгълүматны банклар кешенең кредит тарихы бюросына җибәрә. Нәтиҗәдә, кредитны түләмәүчеләр йә акчаны вакытында исәп счетына күчермәүчеләр «кара исемлек»кә эләгә. Бу исемлек белән теләсә кайсы банк файдалана ала.
Шуңа да «кара исемлек»кә бер эләккән кеше кредитны вакытында кайтармаган банктан гына түгел, башкаларыннан да акча ала алмаск а мөмкин. Бу «гомерлек келәймә» кебек тоелса да, аннан чыгарга мөмкин. Әгәр дә түләнеп бетмәгән кредитыгыз бар икән, рефинансирование ясатырга, ягъни булган кредитны кулланучы өчен отышлырак шартлардагы икенче кредит белән түләү мөмкинлегеннән файдаланырга була. Шулай ук кредитны түләү графигын озайтырга, ай саен бирәсе сумманы киметергә дә була. Бурычлардан котылганнан соң, «кара исемлек»тән чыгартуны банк җитәкчелеге белән хәл итәргә кирәк. Үзеңнең ышанычлы клиент икәнлегеңне раслауда торак-коммуналь хезмәтләргә бурычларың булмау да йогынты ясый. Кредит алганда, залог буларак тәкъдим итәрлек милкең булу да булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев