Яшәеш

«Краш-курс» – позитив акция (+фотолар)

16 ноябрьдә Яшел Үзәннең механика көллиятендә ДТП корбаннарын искә алу көне кысасында «Краш-курс» акциясе булды.

Ул яшьләргә эмоциональ юл белән «Тормыш кагыйдәсе»н өйрәтүгә юнәлтелде. Символы итеп зал уртасына зур шар куелды.

Студентлар киләчәккә теләкләрен һәм планнарын язып шул шарга ябыштырдылар. Ә экранда куркыныч юл фаҗигаләреннән кадрлар күрсәтелде. Яшел Үзән ЮХИДИ җитәкчесе Рамил Идиятуллин, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү табибы Татьяна Федюнина, куркыныч һәлакәтләрдә кеше гомерләре өзелү һәм үзләренең көндәлек эшләре турында сөйләде.

Зал уртасындагы шар шартлап, катнашучыларның теләкләренең идәнгә коелуы бу чараның кульминациясе булды.

Тормышта да шулай: ялгыш адым ясадыңмы, бөтен өмет-хыяллар челпәрәмә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Краш-курс» – позитив акция (+фотолар)
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш