Яшәеш

Көпчәк күрсәткән хикмәт

Тормыш, яшәеш бер урында гына таптанып тора алмый, заманасына карап, аңа ияреп барырга тырыша инде.

Шуңа күрә авылларда ат-арба тотучы агайлар да алдан тимер көпчәкләргә, ә аннары инде, заманадан калышмыйм дип, резин көпчәкләргә күчте. Чөнки агач көпчәкләр модада да түгел бит. Хәер, агач көпчәкләрне хәзер ясау­чысы да юк, булса да, аларны карап торырга тимерчесе дә юк бит аның хәзерге заманда. Тимерче булса да, тимере юк, попробуй бер тимер кисәге эзләп табып кара хәзер, булса да, чегәннәр җыеп бара аны.
Гомер буе яратып яшәгән, гомер буе ат белән эшләгән, колхозлар таралгач та үзендә ат тоткан Гыйбадулла абзый да беркемнән ким түгел иде. Әле алай гынамы, аның алдан күрү сәләте дә бар. Шуңа күрә, кирәге чыгар дип, тау-тау өелеп яткан колхоз металлоломыннан иске авыл хуҗалыгы техникасы көпчәкләрен җыеп, үзенең абзар артына ташып куйган иде, гөнаһ шомлыгына каршы. Алда ни буласын белсә, якын да килмәгән булыр иде бу резин көпчәкләргә...
Хәер, ул кешедән узып бернәрсә дә эшләмәде, хәйләкәр кеше иде чөнки. Кеше тимер көпчәк куйса, ул да тимерне куйды, кеше культиваторның резин көпчәкләрен куйса, ул да шундыйны беркетте. Әйткәнемчә, дөнья бер урында гына тормый бит, алга бара. Авыл халкына да яңалык кирәк, яшьләр иномаркага күчә башлады. Иске «Ока», «Москвич»лар списать ителде. Халык шуларның көпчәкләрен салдырып, ат арбасына куя башлады. Тавышсыз, подшипникларда - машинаң бер кырыйда торсын.
Билгеле, Гыйбадулла абзый да кешедән калмады, ул да «Жигули» көпчәкләрен киертеп куйды арбасына. Шуннан эш хутка китте аның. Атын җигә дә, олы юлга чыгып, печәнгә китә, җырлап кына йөри Гыйбадулла абзый хәзер. Тик бу шатлыклар озакка бармады. Көннәрдән бер көнне...
Белгәнебезчә, безнең милициядә честный, үзләренең хезмәтләрен җиренә җиткереп үтәүче хезмәткәрләр эшли, чөнки эшкә алганда таләпләр кырыс бит монда. Бу турыда менә мондый йөремсәк мәзәк бар. Берәү шушы органга эш сорап килгән. Моңа җиргә казып утыртып куелган телеграф баганасына бәйләнергә задание бирәләр. Бу карап-карап тора да, биремне үти алмый. Икенче берәү эш сорап килә, монысы да үти алмый. Өченчесе керә, моңа да шундый бирем бирәләр. Бу бераз уйлап тора да баганага кычкыра башлый: «Ах ты, сволочь, паразит, в землю зарылся? Связи имеешь с иностранными государствами? Я тебя сейчас...» «Булды, булды, син безгә эшкә ярыйсың!» - дип, тегене туктаталар.
Менә Гыйбадулла абзыйга да шундый «гаишник» туры килгән инде. Көндәгечә атын җигеп, чалгы-сәнәген алып, печәнгә чыгып китә. Печән чалуына барып җитеп, печәнен чаба, җыя, төяп кайтырга чыга бу. Олы юлда торган ГАИ машинасын күрсә дә, бер дә исе китми Гыйбадулла абзыйның, чөнки атта кайта бит. Бу килеп җитәрәк теге гаишник машинасыннан чыгып, таягы белән юл кырыена күрсәтә. Абзый туктый инде, нәрсә кирәк икән дип. ГАИ хезмәткәре башта номерың юк, дип бәйләнә. Гыйбадулла абзый үзенең ат арбасында йөрүен ничек кенә аңлатырга тырышмасын, тыңламый. «Көпчәкләрең «Жигули»ныкы, димәк, номерың булырга тиеш», - ди. Көпчәкләренә тибеп карагач, «Моның подшипниклары тузган, җитмәсә, развал-схождениесе дә дөрес түгел!» - ди. «Бу бит арба, машина түгел!» - дип тә карый абзый. «Юк, мине моторы кызыксындырмый, атмы анда, сыермы, миңа барыбер, җитмәсә әле праваң да юк! Техосмотр да үтмәгәнсең», - дип, бәйләнепме бәйләнә. Гыйбадулла абзый, аптырагач, пенсия кенәгәсен дә күрсәтеп карый, тегесе ни-ни! «Моны кайткач әбигә күрсәтерсең!» дип кенә җибәрә. Бабай никадәр генә ялынса да, теге тыңламый. Шулай итеп, эвакуатор чакыртып, Гыйбадулла абзыйның атын тугарып, арбасын, печәнен, сбруен төяп, ГАИ стоянкасына озата. Бабай шулай итеп атын җитәкләп, көчкә өенә кайтып җитә. Зур мәшәкатьләр белән бер атнадан соң гына арбаны өйгә алып кайта ала. Кайткач, беренче эш итеп, «Жигули» көпчәкләрен салдырып, иске агач көпчәкләрне урнаштырып куя. Әле ярый теге гаишник «Жигули» көпчәкләрен кайдан салдырдың дип бәйләнмәгән. Алай булса, эшләре хөрти иде Гыйбадулла абзыйның!
Фәндияр Гыйльманов.
Югары Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Көпчәк күрсәткән хикмәт
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш