Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Күп уйлап тормаган, балконга чыгып асылынган

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 821 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 245е - Васильевода.

Урамда билгесез кешеләр кыйнап башы җәрәхәтләнгән 42 яшьлек иргә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Бакый Урманче урамында туганы кыйнап кабыргалары, ияк сөяге сынган 22 яшьлек исерек кыз янына чакыру алынган. Аңа ярдәм күрсәтелгән, әмма зыян күрүче дәваханәгә барудан баш тарткан.

Осиновода дару төймәләре эчеп агуланган 24 яшьлек кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүче госпитализациядән баш тарткан.

К.Маркс урамында шулай ук дару төймәләре эчеп үзен-үзе агулаган 44 яшьлек хатынны кома хәлендә реанимациягә китергәннәр.

Ә менә балконга чыгып асылынган иргә ярдәм күрсәтеп өлгермәгәннәр.

Медиклар ире кыйнап башы нык җәрәхәтләнгән 33 яшьлек хатынга ярдәм күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев