Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күп функцияле үзәкнең эш вакыты арттырыла

Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы (ЕСИА) хисап язмасын раслау буенча хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗ кимегәнче, ял һәм бәйрәм көннәрендә КФҮ эше турында карар кабул ителде.

Якшәмбе көнне КФҮ филиалы 8:00дән 17:00 сәгатькә кадәр, бары тик югарыда әйтелгән хезмәтне күрсәтү өчен эшләячәк.

Моның өчен өстәмә вакыт, якшәмбедән кала, сишәмбе көннәрендә дә каралган – офис атнаның бу көнендә 8:00дән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Шул ук вакытта 8:00дән 9:00 сәгатькә кадәр ЕСИА хисап язмасын раслау өчен мөрәҗәгать итүчеләрне генә кабул итәчәкләр. Шулай ук, шимбә эшләү вакыты 13:00дән 17.00 сәгатькә кадәр бары тик ЕСИА хезмәте буенча гына озайтылды.

4, 6 һәм 7 ноябрь көннәрендә Яшел Үзән филиалы 8:00дән 17:00 сәгатькә кадәр шулай ук бүгенге көндә иң кирәкле хезмәтне – ЕСИА хисап язмасын раслау, ул РФ Дәүләт хезмәтләре порталында вакцинация турында QR код алу өчен кирәк, буенча хезмәт күрсәтәчәк. Ә 5 ноябрьдә КФҮдә барлык хезмәтләр спектрын алырга мөмкин булачак, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев