Хәзер суд хөкеменә тартылу-тартылмау яисә җинаять эшенең туктатылуы турында белешмәне алу өчен гаризаны эчке эшләр бүлегенә генә түгел, ә Беренче Май урамында урнашкан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күп функцияле үзәккә дә бирергә була.
Гариза бирү өчен паспорт һәм аның битләренең күчермәсен алып килергә кирәк. Хезмәт өчен дәүләт пошлинасы алынмый.
Әлеге күп функцияле үзәк кешеләрне төрле оешмаларда йөрү һәм чиратлар тору мәшәкатьләреннән азат итә һәм белешмә алу процедурасын күпкә җиңеләйтә. Үзәк 2014 ел башыннан эшли башлап, ел дәвамында район һәм шәһәр халкыннан 3 мең гариза кабул иткән.
Үзәкнең телефоны: 5-29-85
Фото http://www.omskrielt.com сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев