Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Күп балалы гаилә янып үлгән

Башкортстанның Бакалы районы Килеево авылындагы 20 апрельгә каршы төндә чыккан янгында тулы бер гаиләнең гомере өзелгән.

Янгынны сүндереп, җимерекләр арасында эш алып барган вакытта 5 кешенең үле гәүдәсе табылган.

Үлүчеләр арасында өч бала да бар. "51 яшьлек йорт хуҗасы, аның белән бергә яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз һәм аның өч сабые - 8 яшьлек игезәкләр белән 6 яшьлек бала янып үлгән", - дип хәбәр итә җирле тикшерү органнары. Янгын электр линиясендәге кыска ялганыш аркасында килеп чыккан һәм аны бик соң күреп алганнар, дип фаразланыла.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев