Ковидтан кодлар кертелү оптималь вариантмы?
QR-код — халыкны өйдә бикләмәс өчен кертелгән чара. Татарстанда яңа коронавирус авыруы таралу очракларының нык артуына һәм шул ук вакытта вакцина булып та, аны ясатуга каршы торуларга бәйле рәвештә һәм былтыр яздагы кебек карантинга китү куркынычы янау сәбәпле, бу атнаның дүшәмбесеннән QR-кодлар, ягъни җәмәгать урыннарына баруның яңа кагыйдәләре кертелде. Кайбер категория гражданнар өчен прививка ясату мәҗбүри. Ни өчен катгый карарлар кабул ителгән соң?
Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова эпидемиологик хәлне төтенләп ята торган учак белән чагыштырды. Аның әйтүенчә, күп ләр әле аңлап бетерми. «Учак кабынып киткәч кенә сүндерергә», дип тәкъдим итүчеләр, эшмәкәрләр җайлашсын өчен өстәмә вакыт сорау чылар бар. Әмма, кызганычка, коронавирусны кичектереп булмый. Пандемия безнең теләкләрне истә тотмый гына үсештә, — диде ул.
Аның сүзләренә караганда, рес публика хакимияте чаралар кабул иткәндә, кешеләр тормышын сак лап калуны һәм предприятиеләр эшен дәвам итүне күздә тоткан. Алар компромисс характерда, эшмәкәрлеккә бөтенләй төпкә утырмас өчен эшләнелгән. Әлбәттә инде, республика җитәкчелегенең бу карары белән килешмичә дә булмый. Бөтенләй ябып куйсалар да, бер сүз әйтә алмас идек.
Пандемия шартларына безгә күптән ияләшергә кирәк булса да, үлем-китемнәргә ияләшеп булмый. Көн саен танышларыбыз, туганнарыбыз, күршеләребезнең үлемнәре турында ишетеп, тетрәнәбез, кайгырабыз, әмма сабак алмыйбыз. Белгечләр, вакцина ясатыгыз, дип торган килеш, без төрле сәбәп ләр табып, читтән килгән негатив хәбәрләргә ышанып, прививка ясатудан ваз кичәбез. Менә хәзер без аны мәҗбүри ясату кертелгән чиккә җиттек.
Дүшәмбе көнне яңа карар күп ләрнең юлын япты, аптырашта калдырды, зур сәүдә үзәкләрендә, хәтта, каршылыклар да китереп чыгарды.
Ковидтан кодлар кертелү оптималь вариантмы ул? – дигән сорауны кайбер яшел үзәнлеләргә дә биреп карадык.
– Хөкүмәт мондый карарны чыгарырга мәҗбүр булгандыр, – диде Норлат авылы участок хастаханәсенең баш табибы Илсөяр Таһирова. – Аны үтәү зур кыенлык тудырмый. Дөрес, пенсионерларга, вакцина ясатмаганнар өчен катлаулырак һәм вакыт кирәк булачак. Бу карар күбрәк шәһәрдә яшәүчеләргә кагылса да, авылларга да һичшиксез килеп җитә. Авыручылар саны бик нык арта, медицина хезмәткәрләре дә зур киеренкелек белән эшли. Авыруның хәзер симптомнары да үзгәрә бара. Авыл халкына да нык сакланырга, кешеләр күп җыелган урыннарда булмаска тырышыр га, битлек киеп йөрергә кирәк. Халык, кызганычка, киңәшләргә колак салмый, шуңа күрә гаилә-гаилә, авылы-авылы белән авыручылар булды. Бер авылга вирус керсә, күбесе авырый. Бу – сакланмау нәтиҗәсе.
Баштарак без бик күп ләргә прививка ясарга тәкъдим иттек, аңлатып та карадык, теләүчеләр аз булды. Күбесе табибларга түгел, күбрәк Интернетка ышанып ялгышты. Безнең хастаханәдә прививка җитәрлек. Бүгенге көндә өч төрлесе бар. Яңа кагыйдә кертелгәч теләүчеләр дә бермә-бер артты. Авылларда фельдшерлар да ясый. Әмма барысы да бер көнне түгел. График буенча, чөнки вакцинаны саклау һәм транспортировкалау кагыйдәләре үтәлергә тиеш. Прививка ясатучылар бу авыруны җиңелрәк кичерә һәм үлүчеләр дә юк. Минемчә, республика җитәкчелеге оптималь юл сайлаган.
– Дөрес карар чыгарылган, дип уйлыйм – диде Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина. – Ябылып утыруга караганда, аерым таләпләрне генә үтәү күпкә отышлырак. Прививка барыбызга да кирәк. Мин үзем апрельдә үк ясаттым. Сайлау көнендә грипптан да салдырдым. Авылдашларыма да прививка кирәклеге турында һәрдаим аңлатам. Алар бит безгә түгел, күбрәк Интернет ялганына ышана. Районда бөтен авыл башлыклары да прививка ясатты дип уйлыйм. Чөнки мондый куркыныч чир чәчәк атканда, авыручылар, үлүчеләр көннән-көн артканда, QR-кодлар кертүгә бәйле карарларга каршы чыгу дөрес гамәл булмас.
Бу уңайдан кешеләр фикерләрен бик күп язарга булыр иде. Минемчә, күбесенең уенда бер нәрсә ята – бу инфекцияне тизрәк җиңеп, иркен тын алу. Чикләүләрдән арыган кешеләрнең хәлен аңларга була булуын, әмма әлегә вакцинация изоляциядән һәм тыюлардан качуның бердәнбер ысулы булып кала бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев