КОТОЧКЫЧ хәл! Шәһәрнең яртысы юкка чыкты (ВИДЕО)
Кешеләр ишелгән йортлар астында калды", - ди Италия чиновниклары.
Бүген Италиядә коточкыч җир тетрәү булды, үлүчеләр саны минут саен арта бара. Бу фаҗиганың борынгы Рим шәһәре Помпейның юкка чыгуы белән бер көнгә туры килүе шомлы. Италия хөкүмәтенә Владимир Путин кайгыларын уртаклашуыбыз турында җиткерде инде. Россия, шулай ук, италиялеләргә ярдәм тәкъдим итте. Җир тетрәүнең эпицентры булып Римнан 150 километр ераклыктагы урын тора. Хәзергә 38 кеше үлгән, 100 кеше хәбәрсез югалган исәпләнә.
Чыганак - Бизнес Онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев