Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коткаручылар вакцинациядә актив катнаша

Үз сәламәтлеге һәм якыннары турында кайгырту ния те белән кешеләр дәваханәләргә һәм медицина үзәкләренә вакцина ясатырга бара. Татарстан Рес публикасы буенча Россия Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр ми нистрлыгының Баш идарәсе хезмәткәрләре дә прививка ясатуда актив катнаша.

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизонында хәзер коронавирустан 200дән артык хезмәткәр прививка ясатты инде. Чираттагы массакүләм вакцинацияне Васильево бистәсендәге 153нче янгын-коткару бүлегендә үткәрделәр. Әлеге частьнең 12 хезмәткәре җирле поликлиникага мөрәҗәгать итеп, COVIDтан прививканы коллектив белән бергәләп ясатты.

Процедура билгеләнгән алгоритм буенча уздырыла – башта кирәкле документларны рәсмиләштерү һәм табиб-терапевтта каралу. Медикларга пациентның хәлен белү мөһим. Табиб рөхсәтеннән соң гына хезмәткәрләр процедура кабинетына бара, анда аларга Гам-Ковид-Вак препараты белән прививка ясала. Вакцина ике компонентлы. Димәк, өч атнадан соң икенче прививка ясарга кирәк булачак.

Янгын сүндерүчеләр үзләре бүгенге көндә эпидемиология торышының киеренке булуын аңлый. Вирус тарала. Шуңа күрә төбәкнең дә һәм илнең дә хәле кешеләрнең эпидемиология таләпләрен төгәл үтәвенә һәм вакытында вакциналаштырылуына бәйле булачак.

Резедә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев