Коткару жилеты тормышны саклап кала алыр иде...
Яшел Үзән районында фаҗига👇👇
Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Зеленодольск районының Бритвино авылы янында Зөя елгасында көймәдән егылып ир-ат батып үлгән дигән хәбәр килеп ирешә.
ТР Эзләү-коткару хезмәтенең водолазлар төркеме килгәч, ике ир-атның төнлә ишкәкле көймәдә балык тотарга китүе ачыкланган. Балыкчыларның берсе ишкәкләрдә, икенчесе арткы якта утыра. Төн уртасында арткы якта утыручы көймәдән егылып төшә.
Коткаручылар 15 мең кв. м акваторияне тикшергәннәр. Дүшәмбе иртәсендә эзләүләр дәвам итә. 27 май көнне көндез ТР ПССның 2нче зона эзләү-коткару отряды водолазлары ярдан 50 метр ераклыкта 3 метр тирәнлектән полиция хезмәткәрләренә 1989 елда туган ир-атның гәүдәсен тапшыралар.
Үлгән ир-атның коткару жилеты булмаган.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәүлекнең караңгы вакытында һәм күрү мөмкинлеге чикләнгән шартларда көймәдә суга чыгарга киңәш итми.
Коткару жилетларын киегез! Үз тормышыгызга салкын карамагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев