Көтегез мине, кызларым! (хикәя)
Фәрите, аның Фәрите шактый түгәрәкләнгән корсаклы кыз белән... Шик юк, кыз авырлы. Икесенең күз карашына карап та, аларның бик бәхетле, шулкадәр шат икәне күренеп тора. Рәсем астына тел күрсәткән смайлик һәм саф татарча: «Яраткан иреңнән тиздән зур бүләк алырсың», – дип язып куелган иде...
Инде эш сәгате тәмамланып килә иде. Гөлназ документларны тәртипкә китереп, өстәл өстен җыештырып куйды. Ике көн ялда ниләр эшләячәген тагын бер кат барлап чыкты. Иртәгә йокысы туйганчы йоклаячак, аннан маникюрга, чәч буятырга барачак. Ашарга әзерләп торасы юк, йортлары янында гына бик яхшы кафе бар. Ә кичкә иптәш хатыны Рәсилә кунакка чакырды. Шул күңелле уйлар белән ул телефонына күз салды. Күпме хәбәр, хат җыелган. Беренче итеп ире Фәритнең СМСын укыды.
«Матурым, яратам, сагынам, кочып үбәм». Гөлназ бәхеттән балкып, канәгать елмаеп җибәрде.
Ире Себергә эшенә китте. Ике атнадан кайтырга тиеш. Инде биш ел шулай кайтып-китеп эшли ул. Башта фатир акчасын түләп бетерик дип тырышсалар, аннан кыйммәтле ремонт, яңа җиһазлар кирәк булды. Барысы да булды дигәндә машина яңарттылар, Гөлназ ел саен диңгезгә, чит илгә ял итәргә барырга да өйрәнеп китте. Өйләнешүләренә ун гына ел булса да, тормышлары рәхәт, мул, тик менә балалары гына юк. Инде кая гына барып карамадылар, кыйбатлы клиникаларда күпме акча түктеләр – бер файдасы булмады. Гөлназның төннәрен мендәргә капланып күз яше түгүен күреп, Фәрите аны сабый бала кебек юата, көйли иде.
– Соң, матурым, ни эшлисең, без генә түгел бит баласыз кеше. Әнием әйтмешли, Аллаһтан вакыт җитмәгәндер. Мин дә бик телим дә, ни эшлисең? Булыр, мин бит сине бик яратам, – дип, алдына алып чәчләреннән сыйпый.
Менә хезмәттәшләре дә берәм-берәм җыена башлады. Гөлназ да, тагын берничә генә СМСны карыйм, дип, таныш түгел номердан килгән рәсемнәрне ачып җибәрде дә телсез-өнсез калды... Баскан урынында чайкалып, лапылдап урынына утырды. Фәрите, аның Фәрите шактый түгәрәк-ләнгән корсаклы кыз белән... Шик юк, кыз авырлы. Икесенең күз карашына карап та, аларның бик бәхетле, шулкадәр шат икәне күренеп тора. Рәсем астына тел күрсәткән смайлик һәм саф татарча: «Яраткан иреңнән тиздән зур бүләк алырсың», – дип язып куелган иде.
Ничек кенә торып китәргә тырышса да, Гөлназны аяклары тыңламады. Күрше өстәлдә утыручы хезмәттәше килеп иңсәсенә кагылгач та ни кузгалырга, ни сүз әйтергә хәле булмады. Баш бухгалтер булып эшләүче Сания Габдулловна аның йөзенә карап инәлеп китте.
– Гөлназ, кызый! Ни булды сиңа, төсең качкан бит. Авырып киттеңме әллә? Әйдә тизрәк һавага, – дип җитәкләп урамга алып чыккач та озак кына аңына килә алмады. Сания апасы аны машинасына утыртып өенә илтеп кенә калмады, фатирына тиклем озатты. Күпне күргән хатын Гөлназга нидер булганын аңлап, тиз генә чыгып китмәде, өстен салдырып диванга яткыргач та янына килеп утырды.
– Йә, хәлең бераз яхшырдымы? Ашыгыч ярдәм чакырыйммы? Мин сине бу хәлдә калдыра алмыйм, – дип, Гөлназның башына салкын кулларын куйды.
Шулчак яшь хатын түзә алмыйча үксеп елап җибәрде. Илерә-илерә, башын диван башына ора-ора елаган хатынны күреп, Сания бөтенләй куркып калды. Тиз генә сумкасыннан үзе белән йөртә торган тынычландыручы даруларны эчертте, бәргәләнгән Гөлназны кысып кочагына алды. Инде елап көче дә, хәле дә калмаган хатын мендәргә капланып тынып калгач кына, әкренләп, җайлап кына сораштыра башлады. Башта берни дәшә алмаган Гөлназ башына төшкән бу кайгыны эшкә кергәннән бирле аны үз баласыдай якын күргән Сания апасына сөйләп тә, рәсемнәрне күрсәтеп тә бирде. Озак, кабат-кабат карады Сания фотоларны. Күренеп тора: Фәрит тә, теге кыз да бик бәхетле, алай гына да түгел, бер-береннән күзләрен алалмыйлар төсле.
– Шалтыратып карадыңмы, бәлки, теге, кем әйтмешли, фотомонтаж, диләрме әле, – диде ул аптырап. Ул гына да түгел, рәсем җибәрүченең номерын да җыеп карады. Трубканы алмадылар. Җавап итеп авыз ерып көлүче мыскыллы смайлик килеп төште.
– Кирәкми, Сания апа, мыскыл итмәсеннәр. Бу кайтуында Фәрит чынлап та бик мәзәк иде. Ике көнгә соңарып кайтуын вахта килмәде, дип аңлатты. Аннан бик еш югалып тора башлады, берничә тапкыр миннән яшереп кенә төннәрен кем беләндер сөйләшкәнен ишеттем. Тик мине генә яратуына шулкадәр ышана идем. Бик игътибар итмәдем. Ун ел яшәп бер генә дә үзеннән шикләнерлек сәбәп булмагач исем китмәгән иде. Мин сукыр, тиле. Беләм бит мин аның ничек бала теләгәнен. Менә, теләгенә ирешкән, тиздән әти булачак. Ә мин, мин ни эшләргә тиеш? Юк, гафу итмәячәкмен. Иртәгә үк әти-әни янына кайтып китәм.
– Туктале, алай кырт кисмәле, Гөлназ. Очрашыгыз, сөйләшегез, аңлашыгыз.
– Сания апа, мин күземә ышаныйммы, сүзенәме?
Әнә бит нинди бәхетле алар. Кирәкми, берни ишетәсем дә килми. Бүген үк аерылышырга гариза бирәм дә Казанга әниләр янына кайтып китәм.
Икенче көнне үк эшеннән еллык ялын алды да әниләренә кайтып китте. Китешли, ЗАГСка кереп, аерылышуга гариза биреп чыкты. Фәриткә теге рәсемне җибәрде дә өч-дүрт кенә сүз язды: «Мин сине беркайчан да гафу итмәячәкмен!» – диде. Фәрит бертуктаусыз шалтыратты, нидер аңлатырга тырышты, тик Гөлназ аны кара исемлеккә кертеп куйды. Дөньяның яме, ризыкның тәме калмады. Беркайчан да ирен бу чаклы яратам дип уйлаганы юк иде. Ул һәрвакыт янәшәдә, тик аныкы гына дип йөргән Фәрите кемнеңдер сөяркәсе булуын, аларның балалары туасын күз алдына китерү белән йөрәккә ут каба, һава җитми башлый. Әниләренә кайтып китеп тә тынычлык таба алмады ул. Иртәннән кичкә чаклы тиле кеше кебек урамда йөрде, кибеткә кереп бер кирәксез кием-салым алган булды, кайткач, аларны шкафка атып бәрде. Кызгануларыннан куркып, әти-әнисенә дә берни сөйләмәде, сораштырып ярасына тоз салудан башкасы булмаячак. Чөнки аныкылар укытучы әнисе ялгызы гына бер бүлмәле фатирда үстергән малайга кызларын тиң дип уйламадылар да, килешмәделәр дә. Инде килеп балаларының хәзерге мул тормышта яшәвен, кияүнең кызлары өчен барысын да эшләргә әзер икәнен күрсәләр дә, үзләренә якын итәселәре килмәде. Гөлназ әти-әнисен ничек кенә яратса да, инде ир хатыны булырга өйрәнгән, өзелеп-өзелеп Фәрите белән яшәгән чакларын сагынды. Ничә тапкыр телефонын алып шалтыратып, тавышын ишетәсе килсә дә, горурлык, көнчелек, нәфрәт, тагын әллә нинди кара хисләр кулына богау салды, аңын томалады.
Аерылышу турында судка чакыру килгәч, ул кайтырга булды. Өенә түгел, аның серен белүче Сания Габдулловнага тукталды.
– И балам, бөтенләй төсең беткән бит, – дип каршы алды аны хатын. – Шалтырат инде, аңлашыгыз.
– Әйе, шалтыратырга кирәк. Телефоныңны биреп тор әле. Үземнекендә блокировать ителгән.
– Гөлназ, тилермә. Үз кайгың белән берни ишетми, күрми башлагансың, ахры. Синең Фәритең кичә кайтты, сине эзли. Аңа бит повестка килгән, балакаем.
– Повестка миңа да килде, иртәгә безнең развод. Без аерылышабыз, Сания апа.
– Ни сөйлисең, аңа бит военкоматтан килгән, иртәгә аларны махсус операциягә алып китәләр. Әнисе бик авыр хәлдә икән. Теге яман чир, ди. Беркөнне кибеттә очраттым, танымый тордым. Күреш, аңлаш, ирең бит ул синең.
Санияне телсез, өнсез булып тыңлады Гөлназ. Әйе, телевизорда, интернетта, кеше арасында сүзләр йөри.
Тик бу бит каядыр еракта, миңа бер катнашы юк дип уйлый иде. Үз кичерешләренә, үз халәтенә чумган яшь хатынның күзе ачылып киткән кебек булды. Ничек инде алай булсын? Тышта бит тыныч кына яңгыр ява, җиргә соңгы алтын яфраклар түшәлә, кешеләр каядыр ашыга, берни дә үзгәрмәгән кебек. Каян килеп чыккан бу бәла? Кемгә кирәк бу хәлләр? Башы каткан Гөлназ тагын телефонга тотынды, калтыранган куллары белән Фәритнең номерын җыйды. Тик «абонент недоступен» дигән сүзләр генә яңгырап торды.
Йокысыз төн шулкадәр озын булды. Ничек кенә тынычланырга тырышса да, йокыга китә алмады. Колагында Сания апасының: «Апаем, бу бит уен түгел, яңадан күрмәвең дә бар Фәритеңне. Кешечә саубуллаш булмаса. Гомер буе үкенерсең», – дигән сүзләре яңгырап торды.
Таң алдыннан утырган килеш йокымсырап киткәнен үзе дә сизми калды. Сания апасының кулыннан тарткалаганына уянып итте.
– Уф, апаем, тор тизрәк. Озату бик иртә икән бит.
Наилә кодача шалтыратты. Тиз бул, йөгерсәң җитешерсең. Алла хакы өчен күреп кал. Үпкәләшер, ачу саклар вакыт түгел.
Иртәнге салкын юка курткасы аша тәнен өтеп алды. Ярый бәхетенә такси очрады. Мәйдандагы халыкны күреп беразга каушап калды. Шау-шу, елау, җыр, тагын ниндидер тавышлар бергә буталып мәйдан өстенә җәелгән. Кемнеңдер баласы кычкырып елап җибәрде, кемнәрдер бер-берсен эзләп йөрде.
Инде китүчеләргә автобусларга утырырга кушылды. Кайсы рюкзак, кайсы яшел биштәр аскан бер төркем ир-егетләр берәм-берәм кузгала башлады. Елау тавышлары көчәйде. Гөлназ, чарасызлыктан як-ягына каранып, кешеләр төркеменә якынрак килде. Шулчак җанны өзгәләп япь-яшь бер кыз баланың:
– Папочка, миленький, не бросай меня, я только тебя нашла. Не бросай меня, әти! – дип кычкырганына халык иңрәп китте. Автобуска кереп баручылар арасыннан аерылып, бер ир-ат теге кызны күтәреп торгызды.
– Кызым, тынычлан. Синең белән әбиең кала. Тиздән әни булырсың, ә мин бабай булам. Сакла үзеңне, кызым.
Таныш тавышны ишетеп, Гөлназ аларга таба атылды. Фәрит тә аны күреп алды. Бер кулы белән фотодагы авырлы кызны, бер кулы белән хатынын кочаклап күкрәгенә кысты.
– Гөлназым, кая юкка чыктың син?! Мин бит җүләрләнә яздым сине күрми китәм дип... Кичә телефоным югалды. Кайтсам – син юк. Ә менә мин китәм.
Бер Фәриткә, бер Гөлназга карап, шешенеп беткән авырлы кыз тагын елап җибәрде. Шул вакыт: «По машинам!» – дигән тавыш ишетелде.
Фәрит теге кызны кочаклап үпте дә хатыны каршысына китереп бастырды.
– Гөлназ, бу – минем кызым Фатыйма. Хәтерлисеңме, мин сина унтугыз ел элек Ташкентка баргач апаларның күршесендә торучы төрекмән кызы белән йөргәнемне сөйләгән идем. Бу шул Алиянең кызы Фатыйма була. Әбиләре, әнисе белән үги әтисе юл фаҗигасендә вафат. Башка кешесе юк. Ташлама инде син аны.
Шул вакыт:
– Улым, Фәритем!.. – дигән тавыш яңгырады. Кеше арасыннан хәлсез кулларын сузып, ап-ак чырайлы кайнанасы килә иде. Гөлназ, телсез калып, Әдибә апага карады. Атна-ун көн эчендә тәмам бетерешкән. Урамда очратса, танымаган да булыр иде. Әле кайчан матур гына йөргән кайнанасы коры сөяккә калган, киемнәре өстендә эленеп кенә тора.
– Әни, нигә чыктың больницадан? Кичә хәлең әйбәт түгел иде бит, – дип, улы әнисен кочагына алды.
– Ничек сине күрми калыйм, бәбекәем? Әллә көтеп алалам, әллә юк... – дип, ана елап җибәрде.
Үзенә мөлдерәп төбәлгән өч пар яшьле күзләргә карап, ир үзе дә елаудан чак тыелып, иң кадерлеләрен тагын бер кат кочагына кысты да автобуска таба ашыкты.
Кереп утырыр алдыннан тагын бер кат артына борылды, каерылып, йотлыгып карады да:
– Сау булыгыз, кызларым. Көтегез, мин кайтырмын, – дип, иптәшләре арасына кереп югалды.
Автобуслар, тезелешеп, бер-бер артлы кузгалдылар. Гөлназ, һушына килеп, башкалар артыннан шул якка тартылды. Әйтәсе сүзләрен дә әйтә алмаган килеш күз яшьләренә буылып, кемнәргәдер бәрелеп, атлады да атлады ул. Менә инде төтен исләрен таратып машиналар да күздән югалды. Юк, бу бары куркыныч төш кенә, мондый хәлләрнең булуы мөмкин түгел, ниндидер куркыныч кино төшерәләрдер... Менә хәзер барысы да бетәр, элекке тормыш башланыр кебек тоелды. Тик үксеп елаган аналар, хатыннар үзәкне өзде. «Әттә» дип кычкырган балалар да юкка чыкмады. Иңнәренә кагылганга борылып караса, Фатыйманы җитәкләгән кайнанасы эндәшә икән.
– Кызым, бу баланы кая куярмын икән, миңа иртәгә кире булнискә бит инде. Берүзен калдыра алмыйм.
Бүген-иртәгә бәбиләргә тиеш.
Салкынча иртәгә карамыйча, юка гына плащка төренгән, озак елаудан бөтенләй шешенгән, хәлсезләнеп аягында чак басып торган бу балага карап йөрәге әллә нишләп китте Гөлназның. Бер яктан – Әдибә әнисен, икенче яктан Фатыйманы җитәкләп, кайтуга таба атлады ул.
Икесен дә фатирына алып кайтып, өсләрен салдырып диванга утыртты да чәй куеп җибәрде. Күптәннән өйдә булмагач, суыткычта ни тапса шуны тезеп залга чыкса, Фатыйма Әдибә әбисенең тезенә башын салып йоклап киткән. Аны уятмадылар, ипләп кенә мендәр салдылар да аш бүлмәсенә чыктылар.
Бераз сүзсез утыргач, кайнасы ябык куллары белән күз яшьләре кипмәгән күзләрен сөртеп, сүзен башлады.
– Кызым, син Фәритне гаепләмә инде. Гөнаһларын Аллаһым үземә язсын. Без кунакка барган Җиһан апаларга Төрекмәнстаннан кунакка килгән иде Фатыйманың әнисе Алия. Кай арада, ничек танышканнардыр, ике атна гел бергә булдылар, Фәритем иртә таңнан шул кыз янына чыгып китә дә кичсез кайтмый, бөтен Ташкент буйлап парлашып йөрделәр. Мәхәббәтләре күзләренә чыккан иде. Тик минем бердәнбер баламны алар ягына җибәрәсем килмәде, аның әтисе дә баласын бу якларга аяк та атлатмаячагын әйтте. Үзара сөйләшеп, балаларны бөтенләйгә аерырга булдык. Кемнәр белгән бит аларның очрашып йөрүләре шулай тирәнгә китәсен. Елый-елый аерылышканнарын күрсәк тә, нык тордык, мин дә улымның кесәсеннән кызның адресын алып яшердем, Җиһанга да ныклап әйтеп калдырдым, әллә ниләр дип сорап язса да, Фәриткә берни белдермисең, дидем. Алиянең әти-әнисе нинди хәйлә корганнарын белмим, кызларының авырлы икәнен күреп ниләр кичергәннәрдер, тик бердәнбер балаларыннан аерылмас өчен безне эзләмәгәннәрдер инде. Фатыйманың авырлы икәнен белгәч, егете ташлый. Бик авыр юл һәлакәтенә очрап, әнисе Алия ире белән шундук җан бирә. Әбисе берничә көн яши әле. Шунда бүтән беркеме дә булмау сәбәплеме, андагы тормышлары да бик җиңел булмагангамы, оныгына әтисенең кемлеген, Татарстанда яшәгәнен әйтә. Бу вакытта алар үзләре дә Ташкентка кайткан булалар. Җиһанның адресын әйтеп, оныгына язып бирергә өлгерә. Иң якын кешеләрен югалткан бала ничекләр күтәргәндер бу кайгыларны, бер Раббым үзе генә беләдер. Җиһан апаң хәбәр иткәч, үзем дә аңсыз калдым. Фәритнең теге кайтуында, гафу сорый-сорый, хәлне сөйләдем. Өч көн яныма кермәде. Юк, баласы булганнан курыкмады, сиңа ничек әйтергә белмәде ул. Мин Фатыйманы үземә чакыртып кайтарттым. Очраштылар, кочаклашып елаштылар. Син эштә чагында шәһәр буйлап йөрделәр, миндә утырдылар, кафеларга, киноларга бардылар. Фәритнең эшкә китәр вакыты җитте.
«Әни, Гөлназны алдан әзерләми генә бу хәлләрне аңлатып булмас. Мин кайтканчы Фатыйма синдә торсын. Бу кайтуымда барысын да аңлатып, баламны үзебезгә алырмын», – диде. Шатланып риза булдым. Оныгым бит, баламның баласы. Үземә дә иптәш булыр, дидем. Ул вакытта диагнозымны әйткәннәр иде инде. Чиремнең дөресен Фәриткә белдертмәдем. Алдан йөрәген яралыйсым килмәде. Син оныгымны кире каксаң, фатирымны аңа яздырырмын, дип уйлап куйдым. Беләм, улым аны ташламас, тик Фәритнең бөтен курыкканы – сине югалту бит, бигрәк ярата шул үзеңне...
Бөтен көчен җыеп хикәясен тәмамлап чыккан Әдибә битен каплап үкси башлады. Гөлназ әле дә аңына килә алмый утырган җиреннән барып аны кочып алды. Ике хатын, бер-берсенең кочагына сеңеп, көне буе тыеп торган күз яшьләрен түктеләр. Әдибәнең хәле бик аяныч икәнен күреп, Гөлназ аңа урын салып бирде. Үтешли, сабыйларча таралып йоклап яткан Фатыйманың өстенә япты. Тәрәзә янына килеп, урамга күз салды. Бер карасаң, берни дә үзгәрмәгән кебек бит. Йорт янындагы утыргычта өч әби гәп сата, балалар мәйданчыгында яшьләр җыелган, көлешәләр, сөйләшәләр. Тик күкне каплаган кара болытлар гына ниндидер бер билгесезлек белән сагайталар. Гөлназ бер көн эчендә дөньяның асты өскә килгәненә исе китеп бераз басып торды, аннан, бар көчен җыеп, аш әзерләргә тотынды. Әле бер ай элек кенә матур кием, маникюр, массаж салоны дип чапкан иркә хатын каядыр эреп юкка чыкты. Бүгенге көннән ул авыру кайнанасы өчен – терәк, Фәритнең туачак оныгы өчен – әби, кызы өчен әни урынына калган бердәнбер иң якын кеше иде. Исән-сау гына кайтсын аның пар канаты, мәхәббәте, бердәнбере. Соңгы фотосын тагын карыйм, дип, ул телефонны ачты. Аларның тормышын җимерә язган теге СМС килеп чыкты. Гөлназга аның кем булуы барыбер иде инде. Бар бит инде кеше бәхетеннән көнләшеп яшәүче бәхетсезләр. Бераз уйланып торгач, хатын аңа да: «Ә безнең озакламый оныгыбыз туачак, рәхмәт иң беренче булып сөенче алганга», – дип язып җибәрде.
Фәритнең рәсемен озак карап торды ул, фотога иреннәрен тидереп алды. Араларына беркем дә керә алмас, бәхетле ир белән хатын, әби белән бабай булыр алар.
Кайтыр, Аллаһ бирса, «Көтегез мине, кызларым, мин кайтырмын», – дип китте бит. Кайтыр, озакламый кайтып та килер. Бергә булсалар, барысы да җайланыр, тормыш элеккечә дәвам итәр.
Халидә Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев