Космонавтика көненә багышланган плакатлар күргәзмәсен Казан метросы поездларында ачтылар
Бүген Казан метрополитенының "Русич" ике составы вагоннарында Космонавтика көненә багышланган плакатлар күргәзмәсе ачылды.
Космик киңлекне үзләштерү турында сөйләүче плакатлар татар колориты өстәлеп башкарылган, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.
"Казан метросында бер үк вакытта 6-7 поезд йөри, шулай булгач, кая гына барсагыз да, сезнең яннан узучы өч поездның берсе шул рәвешле булачак", - диелә хәбәрдә.
Күргәзмәне Казанның Kara креатив командасы "Метроэлектротранс" МУП белән берлектә әзерләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев