Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коронавирус татарстанлының гомерен өзде

Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

11 июньдә пациентның коронавирустан үлүенең 13нче очрагы расланды. 1963 елгы Чистайда кешесе Чистай үзәк район хастаханәсенең вакытлы йогышлы авырулар дәваханәсенә озатыла. 1 июньнән COVID-19 инфекциясе китереп чыгарган авыр дәрәҗәдәге ике яклы полисегментар вирус пневмониясе белән стационар дәвалануда булган.

4 июньдә хәлнең кискен начараюы аркасында интенсив терапия палатасына күчерелә. 11 июньдә үсә баручы үпкә-йөрәк җитешсезлеге фонында йөрәге тибүдән туктый. Үлем сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыклана.

Бүген, 23 июньдә, Татарстанда тәүлеккә коронавирусның 40 яңа очрагы ачыкланды. Алар барысы да - контактлы. 18 кешене хастаханәләргә китергәннәр, 22 - өйдә авыруның җиңел формасы белән дәвалау ала. Бу хакта вируска каршы көрәш буенча ТР оператив штабы хәбәр итә.

Авыручылар арасында өчәү - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 30дан 50гә кадәр - 11, 50дән 60ка кадәр - 9, 60тан 70кә кадәр - 10 һәм 70тән 80 яшькә кадәр - 7.

Районнар буенча йоктыручылар саны түбәндәгечә: Казан - 18 пациент, Яр Чаллы - 8, Түбән Кама районы - өчәү, Питрәч - ике кеше, Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба һәм Тәтеш районнары - берәр кеше.

Барлыгы 23 июньгә (үсеш буенча) Татарстанда 4271 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 3108 кеше савыкты, шул исәптән 17 - узган тәүлектә. Дәвалауда 1150 кеше кала, дип билгеләп үттеләр штабта.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев