Коронавирус "Халык контроле"нә мөрәҗәгатьләр саны артуга китерде
Октябрьдә "Халык контроле" системасында татарстанлылар "Сәламәтлек саклау" юнәлеше категорияләре буенча 652 белдерү калдырган - бу сентябрь белән чагыштырганда 200гә диярлек күбрәк һәм август мөрәҗәгатьләре саныннан 2,5 тапкырга диярлек артык.
Татарстанлылар еш кына белгечкә язылырга мөмкин булмауга (поликлиникада яки дәүләт хезмәтләре аша), талоннар җитмәүгә һәм медицина учреждениеләрендә персоналның кадрлар кытлыгына зарланалар. Хәбәрнамәләр саны буенча гадәттәгечә Казан алда бара; шулай ук «топ»лар рәтендә - Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Питрәч һәм Алабуга.
"Сәламәтлек саклау" категорияләре буенча мөрәҗәгатьләр саны арту көз өчен традицион булып тора, әмма быел начар эпидемиологик хәл дә сизелә. "Бу поликлиникага мөрәҗәгатьләр саны, табибның өйгә чакыру, call-үзәккә шалтыратулар саны артуына китерә", - дип аңлата "Халык контроле" системасының баш модераторы, төбәк белән идарә итү үзәгенең Проект офисы рәисе Сария Сабурская.
Коронавирус медицина учреждениеләрендә, рнеспублика халкы еш зарланган, кадрлар кытлыгын да көчәйтә: табиблар еш кына пациентлардан коронавирус йоктыра, ә "сафта" булганнарга берничә кеше өчен эшләргә туры килә. "Шуңа күрә без барыгызны да үз сәламәтлегебезгә һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлегенә максималь җаваплы карарга - барлык антиковид кагыйдәләрне үтәргә, прививка ясарга, ә эшләми торган көннәрен өйдә үткәрергә чакырабыз, - дип мөрәҗәгать итә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.
Табибка язылуга, медикларның кабул итүен озак көтүгә һәм чакыртуга кагылышлы мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә турыдан-туры да килә. 10 ай эчендә омбудсмен аппаратына һәм шәхсән аңа мондый мәсьәләләр буенча 213 татарстанлы мөрәҗәгать иткән. Шуларның берсе - Казанда яшәүче - сентябрь урталарында, чакырткан табиб аңа госпитализациягә юллама бирмәгән, дип зарланган. Шикаять буенча мәгълүмат шул ук көнне Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрелде. Вәзгыять, мөрәҗәгать итүче стационарга җибәрелгән вакытка кадәр, вәкаләтле вәкилнең шәхси контролендә булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев