Коръән уку бәйгесендә катнашу ул – дәрәҗә
Яшел Үзән шәһәре мәдрәсәсендә ел саен балалар арасында Коръән уку бәйгесе уздыру күркәм гадәткә кергән. Узган атнада гына Бакырчы авылы мәчетендә районда яшәүче балалар арасында күләмле дини бәйге булып, Ислам юлына баскан яшь буын үзенең осталыгын һәм белемен күрсәткән һәм алдагы бәйгеләргә юл ачкан булса, бу якшәмбедә яшьләргә шәһәр мәдрәсәсендә дини белемен сынап карарга мөмкинлек бирелде.
Иртәдән үк мәдрәсәгә төрле яшьтәге балалар җыела башлады. Барысының да уе бер – ел буе өйрәнгән белемнәрен күрсәтү һәм, әлбәттә инде, бәйге булгач, җиңүче булу. Быелгы мәртәбәле бәйгедә катнашучылар саны да арткан. Алар арасында шәһәребезнең 5, 4, 7, 9, 15, 16нчы, Васильево, Карамалы Тау бистәләре, Әйшә, Танай авыллары, Казан, Волжск шәһәрләре мәктәпләреннән 61 укучы булса, мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән 21 бала һәм 30лап шәһәр мәдрәсәсендә белем алучылар бар иде. Менә шулай, районыбызда Коръән уку бәйгесенең абруе елдан-ел арта, хәтта бу чарага күрше шәһәрләрдән дә теләп киләләр хәзер. Алай гына да түгел, дингә тартылучылар күбәеп, киләчәк буынның иманлы булачагына ышаныч арта. Мондый бәйгеләр уздыру бик мәшәкатьле булса да, оештыручылардан искиткеч зур эшләр таләп итсә дә, нәтиҗәсе аның – күз алдында. Шушы бәйгегә китергән абый-апаларга, балаларда Ислам диненә мәхәббәт уяткан хәзрәтләргә, мәктәпләрдә гаммәви белем бирү белән беррәттән дин белемен дә өйрәткән мөгаллимәләргә мең рәхмәтләр әйтелә. Тамчы тамып, ташны тишә дигән халык әйтеме монда бик урынлы. Балаларның Коръән серләрен, сүрәләрен шулай тырышып өйрәнүе, әлбәттә инде, өйрәтүчеләргә бәйле, шул ук вакытта гаиләдәге тәрбиядән дә тора. Бу балалар тәрбияле булып, дин аша халкыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп үсә. Әлеге бәйгегә дә бит бик күп мәгънә салынган.
Тулы материал һәм биңүчеләр исемлеге газетаның җомга санында (№30).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев