Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

– Коръәнне көйләп укырга өйрәнәбез, намазда – киресенчә. Икесендә дә көйләбрәк укырга ярыймы икән?

– Балалар бакчасында ата-аналар җыелышында булдым.

–  Анда дин юлында йөрүче ата-аналар балалар Яңа ел маскарадында катнашмаска тиеш, уйлап чыгарылган персонаж дингә каршы килә, дип аңлата. Безнең балалар ул бәйрәмне дә, Кыш бабайны да көтеп ала. Без үзебез дә шуның белән үстек. Ник безнең балалар да моңа иярергә тиеш? Бу дөресме? Алар бит инде ул чыршыга, Кар кызы белән Кыш бабайга табынмый, бары тик күңел ача.

– Бу мәсьәләдә, беренче чиратта, кешенең ния­тенә, тәрбия максатына карарга кирәк. Әлбәттә, христиан бәйрәмнәрендә мөселманнарга катнашырга ярамый. Ләкин без балаларыбызга Кыш бабайның сихерче түгел, ә киенгән кеше һәм моның сезне сөендерер өчен балалар бәйрәме булуын аңлатсак, бу чараларда аларның катнашуы тыелмый. Күп кенә яшь мөселманнар маскарад, бәрән яки куян булып киенү гөнаһ дип әйтә. Чынлыкта – юк. Хәтта безнең Пәйгамбәр дә (с.г.в.) үз балаларын сөендерер өчен ат яки дөя булып кыланган. Кабатлап әйтәм, балаларга шуны аңлату мөһим: бары тик Аллаһ кына игелекле гамәлләр һәм ниятләр өчен бүләкли ала, ә Кыш бабай – ул киенгән укытучы яки ялланган актер.


– Коръәнне көйләп укырга өйрәнәбез, намазда – киресенчә. Икесендә дә көйләбрәк укырга ярыймы икән?

– Чынлыкта Коръәнне көйләп уку әдәпсезлек дип санала. Коръән уку җырга охшарга тиеш түгел, әмма шул ук вакытта проза кебек тә укылмасын. Алтын урталыкны сайларга һәм намаз укыганда да, мәҗлесләрдә дә Коръән аятьләрен бертөрле уку киңәш ителә.

– Мин каенанам белән яшим. Аларның йортында бик күптән үлгән кешеләрнең фотолары һәм киемнәре саклана. Аларны сакларга ярыймы? Нишләтергә?

– Исламда стенага фотолар элү кирәкмәгән эш дип карала. Һәм шул ук вакытта, альбомнарда фотоларны саклауда бернинди дә гөнаһ юк. Үлгәннәрнең киемнәренә килгәндә исә, аларны файдалы итеп кулланырга кирәк: үзегез киясезме, мохтаҗларга бирәсезме, монысын сез хәл итәсез. Мәсәлән, әниләре истәлеге итеп ниндидер савыт-саба яки әтиегез өчен кадерле булган ниндидер корал саклыйсыз икән, монда бернинди гөнаһ юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев