Корбан гаетенең асылы – ният
Корбан гаете уңаеннан редакциябезгә күп кенә сораулар килде.
Аларга шәһәребезнең «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.
– Корбан ашыннан калган сөякләрне эткә ашатсаң буламы?
– Әгәр сөякләре файдаланылган булса, аларны этләргә бирүдән тыю юк. Сөякләрен эткә-мәчегә бирергә ярый. Мөһим әйбер – аларны изгеләштерергә ярамый. Эч майларын тавыкка чабып бирүчеләр дә бар. Коръәндә, чалган корбаннарыгызның ите дә, каны да Аллаһка барып ирешмәс, бары тик ихлас тәкъвалыгыгыз ирешер, диелә.
– Корбан гаете алдыннан нинди ураза тоталар? Аны ничә көн тотарга кирәк? Гарәфә көнне генә тотсаң ярыймы?
– Зөлхиҗҗә аеның беренче көненнән алып тугызынчы көненә – Гарәфә көненә кадәр ураза тоту сөннәт гамәл. Ягъни ураза тоткан кеше саваплы була, тотмаганы гөнаһлы булмый. Корбан гаете көнне ураза тотарга ярамый. Башка изге гамәлләр кылырга тырышыгыз. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.), Аллаһы Тәгалә каршында изге гамәл кылу иң сөекле булган көннәр ул – Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне, ди. Пәйгамбәребезнең шулай ук, Гарәфә көнендә ураза тотсаң, элеккеге һәм киләсе елга булырга мөмкин гөнаһларың да гафу ителә, дигән сүзләре бар. Ул үзе дә шул көннәрне ураза тоткан. Гает алдыннан мунча керү сөннәт. Шулай ук корбан чалырга җыенган кешегә Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә һәм корбанны чалганчы чәчләрен һәм тырнакларын кисү хупланмый.
– Гарәфә көнне ничек уздырырга кирәк?
– Гарәфә көне – Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне. Корбан бәйрәменнән алдагы изге, мөбарәк көн. Шушы көндә хаҗ гамәле башкарыла. Изге Гарәфә көнендә Җир шарының төрле кыйтгаларыннан Ислам диненең бишенче баганасы, терәге булган хаҗ гыйбадәтен үтәү өчен олы тырышлык һәм ихласлык белән килгән берничә миллион хаҗи Гарәфәт тавында дога вә гыйбадәт, тәсбих вә тәһлил, истигъфар вә тәлбия әйтеп, хаҗ гыйбадәтенең икенче фарызын үти. Ә инде Гарәфә көнне хаҗда булмаган кешегә, мөмкин булса, ураза тотарга кирәк.
Хәзрәт, тулы, аңлаешлы җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт!
Хөрмәтле укучыларыбыз, Ислам дине буенча сорауларыгыз булса безнең почтага yashel_uzen@mail.ru яки +79061112377 ватсап номерына языгыз. Хәзрәтләребез, һичшиксез, аларга җавап бирерләр.
Әңгәмәне Илсөя Садыйкова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев