Яшәеш
Корбан ашында булдык
Баламның баласы - балдан татлыдыр, дип әйтүләре хак.
Гаиләдәге тәрбиясен дә, укуын да, дәрестән тыш шөгыльләнүен дә күзәтеп барырга, кирәк булганда киңәшләремне бирергә тырышам. Оныкларымның 5нче гимназиядә укуына да шатланып бетә алмыйм - чын мөселман балалары тәрбияләнә биредә.
Әле күптән түгел генә гимназиядә үткәрелгән Корбан бәйрәмендә булырга туры килде. Балалар өлкәннәр каршында әхлак темасына спектакль күрсәтте. Шулкадәр ихлас уйнадылар, әсәрнең эчтәлеге шулкадәр мәгънәле иде ки, ирексездән күбебезнең күзләре дымланды. Без, өлкәннәр - дәү әниләргә карата булган җылы сүзләренә дә бик рәхмәтле булдык. Соңыннан гимназия директоры ашханәгә корбан ашыннан авыз итәргә чакырды. Оныклар белән хәзрәтләребезнең вәгазьләрен тыңлау - үзе бер зур тәрбия мәктәбе бит.
Солтания Ямбушева.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев