Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Контрактчыларга түләүләр вакыты озайтылды

Татарстанда 2024 елның 20 августына кадәр контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган 1 миллион 5 мең сум күләмендә арттырылган түләүне саклап калу турында Карар кабул ителде.

Бу моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары. Аның турында 2024 елның 5 июлендә игълан ителде. Ул вакытта түләү срогы 31 июльгә кадәр дип әйтелгән иде.

Бүгенге көннән Татарстанда контракт төзегән гражданнар, РФ Оборона министрлыгыннан – 400 мең сум, төбәктән 1,005 млн сум һәм муниципалитетлардан 300 мең сумга кадәр финанс ярдәмен исәпкә алып, 1,7 миллион сумга кадәр түләүләр ала ала.

Исегезгә төшерәбез, федераль түләү РФ Президентының яңа указы нигезендә 195 меңнән 400 мең сумга кадәр арттырылды. Шул ук указ белән Владимир Путин төбәкләр хакимиятләренә федерация субъекты акчаларыннан тагын 400 мең сум түләргә киңәш итте. Ягъни, Рөстәм Миңнеханов контрактчыларга түләүләрне ил Президенты игътибар иткәнче күтәрде. Татарстанда хәзер тулаем түләүләр илдә иң югарыларның берсе.

2024 елның 1 августыннан Татарстанда контракт имзалаган мобилизацияләнүчеләр, срочниклар, чит ил гражданнары да югары түләүләр алырга мөмкин. МХО сугышчылары булырга теләүче чит ил кешеләре өчен үзләре һәм аларның гаилә әгъзалары өчен РФ гражданлыгы һәм ИНН алу мөмкинлеге каралган.
Татарстанда контракт хезмәтенә рәсмиләштерү процедурасы бер көннән дә артык вакытны алмый. Башка шәһәр һәм регионнардан килүчеләргә юл йөрү, яшәү һәм туклану өчен түләү каралган. Алар хәрби белгечлек һәм хезмәт узу өчен часть сайлый ала. Контрактны имзалаганнан соң, алар бер тапкыр бирелә торган түләү, кием-салым, кирәкле әйберләрнең тулы комплектын ала һәм хәрби өйрәнүләргә чыга.

Финанс ярдәменнән тыш, контракт­чыларга республика һәм федераль ташламалар, ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары гарантияләнә. Сугышчыларның гаиләләре тулы опекага алына.

Татарстанда контрактка ничек кул куярга һәм гариза бирергә мөмкинлеге турында heroes-tatarstan.ru сайтында, 117 (ТР буенча) һәм 8 (800) 222-59-00 (Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә яшәүчеләргә) телефоннары буенча белергә мөмкин.

Татарстанда шулай ук ирекле кешене контракт хезмәтенә җәлеп иткән өчен бүләкләү системасы гамәлдә. Контракт төзеп хәрби частька киткән һәр кеше өчен рекрутер 100 мең сум ала. Ничек рекрутер булу турында өстәмә мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында һәм
+7 965 589-74-83,
+7 965 589-76-98,
+7 965 589-76-98
телефоннары буенча алырга була.

Яшел Үзәндә контракт төзергә теләүчеләр Туктаров урамы, 3нче йорт адресы буенча урнашкан хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә ала.
Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 5-95-81.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев