Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Контакт-үзәк номеры үзгәрде

Социаль мәсьәләләр сораулары белән 8-800-1-00000-1 номеры буенча мөрәҗәгать итеп була

Социаль фонд
Үзәк операторлары гражданнарга социаль ярдәм белән бәйле барлык мәсьәләләр, шул исәптән ана капиталына сертификат алу, бердәм пособие билгеләү, инвалидлыкны рәсмиләштерү яки шифаханәләргә юлламалар алу, бирелгән гаризаның статусын ачыклау һәм башка хезмәтләр буенча консультация бирә.

«Контакт-үзәккә кергән мөрәҗәгатьләргә виртуаль ассистент җавап бирә, ул иң популяр сораулар буенча мәгълүмат алырга ярдәм итә. Тагын да җентеклерәк мәгълүмат кирәк булган очракта виртуаль ярдәмче шалтыратуны үзәк хезмәткәренә күчерә. Шәхси мәгъ­лүматларга кагылышлы консультацияләр мөрәҗәгать итүченең шәхесен кодлы сүз ярдәмендә ачык­лаганнан соң гына бирелә. Моның өчен гражданин Россия Социаль фонды сайтындагы шәхси кабинетының «кулланучы профиле» вкладкасында мөстәкыйль рәвештә кодлы сүз урнаштырырга тиеш», – дип ачыклык кертә Татарстан Социаль фонды җитәкчесе Эдуард Вафин.

 
Исегезгә төшерәбез, бердәм контакт-үзәк – социаль ведомстволарның бердәм мәгълүмат системасы, ул Пенсия фонды һәм социаль иминиятләштерү фонды белән бергә Хезмәт һәм социаль яклау министр­лыгы, Хезмәт һәм мәшгүльлек буенча федераль хезмәт (Роструд), халыкны социаль яклау төбәк органнары, шулай ук медик-социаль экспертиза учреждениеләрен берләштерә.

 
Узган ел шушы үзәк аша 1 миллион консультация бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев